Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор: 1 сентябрьдә линейкаларны гамәлдән чыгару күрсәтмәсен бирмәдек

1 сентябрьдә Казанда мәктәп линейкаларын үткәрүне тыю юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любов...

1 сентябрьдә Казанда мәктәп линейкаларын үткәрүне тыю юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, мондый карар турында фикер алышу булырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләре әлегә юк.
Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында мәктәп линейкаларының коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылачагын хәбәр иткән иде.
«Ата-аналарда булган иң мөһим сорау - уку режимы. Без укуны стандарт режимда башлыйбыз. Бердәнбер нәрсә - 1 сентябрьдә линейкалар гамәлдән чыгарылачак», - диде шәһәр башлыгы.
 
https://tatar-inform.tatar/news/science/17-08-2020/rospotrebnadzor-1-sentyabrd-lineykalarny-gam-ld-n-chygaru-k-rs-tm-sen-birm-dek-5764198

Комментарийлар