Логотип «Мәйдан» журналы

Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган

Ришат Төхвәтуллинның Чишмә шәһәрендәге концерты алдыннан тавыш операторы югалган. «Ун ел сәхнәдә, мондый хәлне күргән юк иде. Тавыш операторыбыз югалды. Бөтен Чишмә белән эзлибез. Нәрсә генә язмыйлар....


Ришат Төхвәтуллинның Чишмә шәһәрендәге концерты алдыннан тавыш операторы югалган. «Ун ел сәхнәдә, мондый хәлне күргән юк иде. Тавыш операторыбыз югалды. Бөтен Чишмә белән эзлибез. Нәрсә генә язмыйлар. Хайп, диләр. Чыннан да югалды, без аны таба алмыйбыз. Концерт барышында килеп чыгар дип көткән идек, концерттан соң да килеп чыкмады. Полицияләргә шалтыраттык, вокзаллардан эзләп, магазиннардан тикшердек. Бу чын хәл. Концертыбызда минем дустым Нәргиз булды тавыш операторы. Артур флешка эзләргә дип чыгып киткән булган һәм бүтән күрмәдек», — ди ул.

 




Тавыш операторы — Артур Гобузовка 32 яшь, гаиләсе юк. Ул кара куртка һәм зәңгәр джинсыда булган дип хәбәр ителә.


«Әле элемтәгә чыкмады. Аны полициягә дә әйттек. Ул яңа кеше иде, айдан артык кына эшләде, без аны белеп бетермибез. Ул Түбән Новгородтан. Без аны танышлар аркылы тапкан идек, шулар аша сорадык, әлегә. Табылыр дип өметләнәбез. Төрле фаразлар бар, начар әйбер булып чыкмасын инде», — диде аның концерт директоры Илгиз.





 
Интертат

Комментарийлар