Логотип «Мәйдан» журналы

Ришат Төхвәтуллинның авылына акча түләп керәсе

28 июль Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында Ришат Төхвәтуллин “Җәйге очрашулар” бәйрәме оештыра. Җиде ел дәвамында үткәрелүче бәйрәмдә аның иҗатташ дуслары катнаша. Быел Филүс Каһировның да булу...

28 июль Туймазы районының Карамалы-Гобәй авылында Ришат Төхвәтуллин “Җәйге очрашулар” бәйрәме оештыра. Җиде ел дәвамында үткәрелүче бәйрәмдә аның иҗатташ дуслары катнаша. Быел Филүс Каһировның да булуы көтелә.
Бәйрәмгә килүчеләр өчен 200 сум күләмендә керү хакы да каралган.
Былтыр бәйрәмгә килгән 5 меңгә якын кешедән җыелган акчага сырхау балага ярдәм итәкәннәр, авылдагы балалар бакчасына, мәчет төзелешенә матди ярдәм күрсәткәннәр.
Быел да матур очрашу кайтавазы булып, изге гамәлләр калачак.
Ришат барчабызны да бу бәйрәмгә чакырып кала.
Кызыл таң

Комментарийлар