Логотип «Мәйдан» журналы

Рәнҗү

Юл газабы никадәр генә авыр булмасын, туган йортка кайтканда аның авырлыгы сизелми.

Ни дисәң дә, анда сине сагынып көтүче әнкәң, апаларын көтеп-көтеп тә, сабырлыклары җитмичә сәкедә тәгәрәп йоклап киткән энең белән сеңлең бар. Ул гына да түгел, аяк арасында сырпаланып йөрүче песи, капкадан керүгә танымыйча өреп маташканы өчен гафу үтенгәндәй, коерыгын болгап чинаучы Актүш тә көтә. Өйдә әтисе дә бар Гөлфидәнең. Тик ул аны үзен сагынып көтә дип кенә әйтә алмый.
Кызның соңгы вакытта әтисен айнык килеш күргән чагы сирәк булды. Дөрес, бәләкәй чакта иртән әтисе эшкә, ул мәктәпкә чыгып киткәндә күрештерә иде. Әтисе генә, башы авыртудан чиләнеп, көн дә эшкә чыгарга мәҗбүр иткән колхозны сүгә-сүгә, үзеннән соң өйдә солярка исе белән кушылган махмыр исен калдырып чыгып киткәндә кызын күрде микән?
Ярым буш булуына карамастан, соңгы чиктә бик авыр тоелган юл сумкасын сөйрәп өйгә кайтып кергәненә ике атна үтеп тә киткән икән. Инде тагын китәргә кирәк.
Өйдә узган санаулы көннәрне эшсез уздырмаска тырышты Гөлфидә. Әнисе:
– Йокла, кызым, туйганчы. Имтиханнар биреп аргансыздыр, – дисә дә, нинди йоклап яту инде ул. Иртә таңнан абзар тулы малын карап, кече мичкә ягып, энесе белән сеңлесен уятып мәктәпкә хәстәрләп җибәрүче әнисенең җитешә алмый чәбәләнгәнен күрде дә кыз көн дә аның белән бергә сикереп тора торган булды. Өйдә чынлап та эш тавык чүпләп бетермәслек. Әнисенең ничә көянтә сөт алып кайтып бозауларга эчертәсе, астын алыштырасы, тиресен чыгарып өясе, эче киткән бозаулар өчен зоотехник алдында җавап тотасы. Әбәткә йөгереп кайтуга аны абзар тулы ач хайван кычкырып каршы ала. Әнисе тиз генә мичкә ягып җибәрә, самавыр куя да алар янына йөгерә. Бәкедән ташыган суны таманлап малга эчерә, печән төшерә дә, ниһаять, өйгә кереп чәй эчә. Иртән басып киткән камырны мичкә тыгып алган арада кичкә ашын куя, мәктәптән кайткан балаларның хәлен сорашып, тамакларын туйдырырга да өлгерә. Ул арада инде кабат фермага китәр вакыт та җиткән була. Кичке як тагын шулай, көйләп куелган механизмдагы кебек бер үзгәрешсез кабатлана. Булганына эштән ләх исереп кайткан ирен көйләү өстәлә. Урамда кар бураннары туздырып, тракторны соңгы чиккәчә акыртып кайтып килүче күренсә, бу аларның әтиләре була. Бүген фәлән абзыйларга печән алып кайткан, кичә төгән түтигә утын китергән өчен сыйлаганнар иде.
– Кайчан бетәр бу тамак ялына кеше эшен эшләүләрең? Чыгып, абзардагы малыңның тамагы тукмы, ягарга утының бармы икәнен карасаң иде бер, ичмасам, – дип өзгәләнә әнисе. Эшләгән өчен аракы белән түләгән авылдашларына дә рәнҗи. – Балалар хакы дип, акча белән түләсәләр ярамый микәнни? – ди. – Хәер, акчасы өйгә кайтамени инде аның. Балаларга алып кидерергә ноские, ашатырга юньле конфеты кайтмаса да, мондыйлар өчен аракы тәүлекнең 24 сәгате буе өзелеп тормый.
Гөлфидә шуларны күреп үсте. Сигезенче классны бетерүгә, авылда калып әнисенә булышу иде исәбе.
– Бетмәс әле эш. Фермага төшәрмен. Анда да кеше үлми, – диюенә әнисе киселеп каршы төште:
– Имтиханнарыңны тапшырасыңда, Арчага синең юлың. Педучилищега кереп карарсың. Фермага төшәргә беркайчан да соң түгел. Минем мөмкинлегем булмады. Үзем эшләп йөри алганда, сине булса да укытасым килә. Ходай насыйп итсә, бәлки, читтән торып булса да, югары белем алырсың. Минем газаплы язмышымны кабатлавыңны теләмим. Укыган кеше үзенә үзе хуҗа була ул, – диде.
Әнисенең сүзе йомшак кына әйтелсә дә, закон дәрәҗәсендә кабул ителә иде. Менә Гөлфидә инде өченче курста укып йөри. Быел практика үтә башладылар. Укыган саен әнисенә рәхмәт укый: «Ярый әле минем сүзгә карап тормаган, укырга җибәргән». Студент тормышының бөтен ягы да ошый аңа. Укуда да алдынгылар рәтендә, җыр-биюгә дә осталыгы бар. Укытучылары да: «Синнән яхшы укытучы чыгар», – дип канатландырып тора.
Акчасызлык та теңкәгә тимәсә, шәп вакыт ул – студент еллары. Стипендиясен тартып-сузып булса да, айныкын айга җиткерә кыз. Әнисе җибәрә алса, аңа кием-салым алырга тырыша. Иптәшләре кебек мода белән киенә алмаса да, шәрә йөрми. Бер вакыйга гына күңелен җәрәхәтләп, искә төшеп тора.
Гөлфидә әнисеннән өйрәнеп, үзе дә тегү тегештерә. Җәйге каникул да матур гына материалдан озын җиңле блузка тегеп кигән иде. Ә ул, арзанлы мал булгангадыр, гөнаһ шомлыгына, югач, уңып, ямьсезләнеп калды. Кыяфәте бик шәптән түгел икәнен белсә дә, яхшырагы булмау сәбәпле, Гөлфидә шуны киеп укырга китте. Коридордан барганда, артыннан завуч ханым аны куып тотты да, блузканың җиңеннән тотып селкеп:
– Кыз кеше бит син, ник юып кимисең моны? – дип узып китте. Гөлфидә, җир ярылса җир тишегенә кереп китәрдәй булып, баскан урынында катып калды. Йә Ходай, ялкаулыктан кигәнмени ул уңган кофтаны?! Алмаштырыр чамасы булса кияр идемени? Стипендияне никадәр сузсаң да киенергә җитми. Әнисеннән артыгын сорый алмый ул, сорый алмый!!!
Мондый вакытта Гөлфидәнең әтисенә ачуы килә. Ул башка әтиләр кебек балалары турында уйласа, тормышлары җиңелрәк булыр, җиткән кызга мондый сүзләрне ишетеп, кимсенү утларында янарга туры килмәс иде.
«Гомер еласаң да үтә, җырласаң да үтә», – ди әнисе. Шулай тыштан җырлап, вакыты белән эчтән елап дигәндәй, укып ята Гөлфидә.
Менә кышкы каникулдан китәр көн дә җитте. Әнисе белән камыр ашлары пешерделәр, алып китәсе итен-маен төйнәп куйдылар. Бер-берсенә әйтмәсәләр дә, иртәгә китәсе дигән көнне: «Ничек китәргә? Район үзәгенә кадәр унбиш чакрым араны ничек үтәргә?» – дигән авыр сорау икесенең дә күңеленнән чыкмады. Җәй көне дә адәм рәхәтләндермәгән рейс автобусы кыш көне бөтенләй йөрми. Башка вакытта ул күрше авылдан китүче иптәшләренә елыша. Аларның әтиләре алмашлап студент балаларын ничек тә поездга кадәр озатып куялар. Гел-гел кеше күзенә карап, мескенләнеп торудан туйган кыз бу юлы әнисе белән киңәшеп карарга булды.
– Әни, бригадир Кәрәм абый мине илтергә ат бирмәс иде микән? Абзарда эшкә йөрми торганнары да бардыр бит.
Әнисе уйланып калды. Сорасаң, каршы килмәс Кәрәм. Тик мондый йомыш белән бригадир янына әти кеше барса, дөресрәк булыр иде бит.
– Ярый, кызым, әтиең кичтән айнык кайтса, җибәреп карармын. Бирми калмас.
Гөлфидә кичкә кадәр әтисенең бүген генә булса да эчмәвен, икенче көнне башка әтиләр кебек ат җигеп аны озата баруын теләде. Теләде генә түгел, Ходайга ялварды. Әгәр шуны эшли алса, ул әтисен моңа кадәр күрсәткән кадерсезлекләре: яланаяк төнлә өйдән чыгып йөгерүләре, күшегеп, йә печәнлектә, йә мунчада кунулары өчен дә, аның аркасында күргән мең дә бер мәртәбә кимсенүләре өчен дә кичерергә әзер иде.
Тик Ходай Тәгалә аны әллә ишетмәде, әллә беркатлылыгыннан көләсе итте: әтисе ул көнне дә «төтен» булып кайтты. Әй елады кыз чоланга чыгып, әй рәнҗеде әтисенә. Әнисе генә, әллә күңеле белән бу хәлгә әзер булган, әллә кызына сиздерәсе килмәде:
– Елама, кызым, үзем илтермен, – диде.
…Кичтән себереп калган буран иртәнгә таба бөтенләй көчәйде. Каравылчы ярдәме белән атны җигеп авылдан чыгып киткәндә, иртәнге савымга фермага төшүчеләрнең генә тәрәзәләрендә ут алынган иде әле. Авыл йоклый иде. Әтисе дә гырлый-гырлый йоклап калды.
Әнисе, күпне күргән авыл хатыны буларак, ат тота белә анысы. Тыныч кына:
– Йә, малкай, әйдә җитезрәк, – дип, дилбегә белән атны куалап ала. Тик ялкаулыгы, кирелеге аркасында колхоз эшенә дә бик йөрмәгән карт алаша дилбегәнең кем кулында булуын яхшы чамалый, хатын-кызны санга сугасы килми. Җитмәсә, каршы искән җил дә атка бару өчен бер дә дәрт өстәми иде.
Гөлфидә чана түренә печәнгә күмелеп утырды. Бераз баруга җепшек кар сыланып, печән белән буталды. Тәнгә салкын йөгерде. Башта ат җигү мәшәкатеннән кызып, ат куалап өшемәгән сыман тоелса да, иске сырма белән олтанлы итек кенә каршыга бәреп искән карлы салкын җилдән саклап кала алмады: әнисе Гөлфидәдән ныграк күшекте. Буранга каршы утырып, атны куаларга азапланган хатынның мамыгы коелып беткән юка шәле инде күптән җылы саклаудан туктады. Кашларына, чәчләренә кунган кар бөртекләре салкын тамчыларга әйләнеп, әнисенең битеннән тәгәрәвен карап бару бик авыр иде Гөлфидәгә.
– Әни, әйдә үзем тотам дилбегәне, син бераз ял ит, – дисә дә, әнисе риза булмады.
– Сине түгел, мине дә тыңлыйсы килми әле аның. Армадым мин, кызым, – диде.
Атны куалауның мәгънәсе юклыгын белгәч, аны үз җаена куйдылар. Ә ул, мәхлук, моны үзенчә аңлады: атлар-атламас бераз барганнан соң, бөтенләй туктап калды.
– Әллә муенын камыт кыра микән соң, – дип, әнисе чанадан торды да ат башына таба китте. Ат, моны көтмәгәнгәме, әллә туктаган өчен җәза бирәләр дип өркепме, кисәк кенә алга тартылды Һәм, чана үрәчәсе белән бичара хатынны бәреп егып, алга ыргылды…
…Күрше авыл кызы – сабакташы Рузилә әтисе белән арттан куып җитмәгән булса, белмим, нишләгән булыр иде микән Гөлфидә. Рәхим абзый, карга кереп баткан атны тугарып, юлга чыгарып бастырганчы, кара буранда хатыны белән баласын юлга ялгыз чыгарып җибәргән ир имгәген аты-юлы белән сүкте.
Әнисе аягына басардай түгел иде. Аны бергәләп чанага алып салдылар. Рәхим абзый, Гөлфидәләрнең атын җигеп, үз атының чанасына бәйләде дә кузгалып киттеләр.
Кар белән буталып беткән печән өстендә буран сызгыруына кушылган чана табаны тавышын тыңлап аналы-кызлы озак бардылар. Әнисе, әллә аягы авыртканга, әллә җаны сызлаганга, сабыр гына ыңгыраша. Нәрсә әйтсәң дә урынсыз булыр кебек. Рәхим абый бая аңларлык итеп:
– Әниеңне больницага алып барып күрсәтергә кирәк. Сынган-фәлән булмасын, – диде. «Их, әни җаным, болай буласын белгән булсам, үзем җәяү генә түгел, үрмәләп чыгып киткән булыр идем. Никләргә кирәк булды бу ат!» – дип өзгәләнде кыз.
Иң рәнҗегәне әтисе булды: «Башка кешеләрнең әтиләре дөнья авырлыгын алдан ерып йөри. Хатыны да, балалары да фәрештә канаты астында яшәгән кебек гомер кичерә. Нишләтәсең син безне? Ник газаплыйсың әнине? Кешечә яшәрлек көчең дә, теләгең дә булмагач, кит син бу дөньядан! Ятим балага ничек тә килешер. Әтиле килеш әтисез булып яшәгәнче, ичмасам, юк! диярмен».
Эрегән карга кушылып аккан күз яшьләрен дә, үксүдән җилкәләре калтыравын да гыйнвар таңының куе караңгылыгы яшерде. Гөлфидә үзе дә сизмәстән әтисенә үлем тели иде. Ул хәтта уйларында да аны «әти» дип атамады. Үзенә бер авыр булса, әнисе өчен ике тапкыр рәнҗеде кыз. Берничек тә аңа булыша алмавына гаҗиз булып, бары күңеленнән генә: «Әни бәгърем, мәрхәмәтле, сабыр әнкәем минем! Укып кына чыгыйм. Бу дөньяда газапларының беразын гына булса да җиңеләйтергә тырышырмын. Бервакытта да үзеңне генә калдырып китмәм. Тагын бераз гына түз инде, әни бәгърем!» – дип кабатлый иде.
 

Наилә ХАРИСОВА

Фото: pixabay.com


«Мәйдан» журналы архивыннан

 

Комментарийлар