Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Ибраһимов: Балаларыма татар милләтеннән булуыбыз турында сөйлим

РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе иясе, җырчы Ренат Ибраһимов балаларына татар милләтеннән булуы турында сөйләгәнен әйтте.«Мин — татар. Балаларыма да шул хакта әйтәм. Кызганыч, Мәскәүдә татарларн...

РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе иясе, җырчы Ренат Ибраһимов балаларына татар милләтеннән булуы турында сөйләгәнен әйтте.

«Мин — татар. Балаларыма да шул хакта әйтәм. Кызганыч, Мәскәүдә татарларның саны ни өчендер аз чыга. Мәскәү өлкәсендә миллионлап татар яшәгәнен беләм, чөнки ярты гасыр шунда концертлар куеп йөрим. Азәрбайҗаннарны миллион дип әйтәләр, урамда барган халыкны туктатып сорасаң, анда азәрбайҗан булмый, ә татар кешесе һәрчак очрый», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына.
Ренат Ибраһимов җанисәпнең татарлар өчен бик мөһим сынау булуын әйтте. «Кадерле дуслар, туганнар, якташлар. Без — зур милләт, сан буенча руслардан кала икенче урында торган халык икәнлегебезне, барлык өлкәләрдә дә Россияне үстерүгә зур өлеш кертүебезне белдерергә тиеш. Җанисәптә актив катнашыгыз һәм татар булып язылыгыз», — диде җырчы.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Илнар Төхбәтов/архив


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/21-10-2021/renat-ibra-imov-balalaryma-tatar-mill-tenn-n-buluybyz-turynda-s-ylim-5841413

Комментарийлар