1

Фидаил Васил улы МӘҖИТОВ
Филиал җитәкчесе-баш мөхәррир

1984 елда Татарстан Республикасы Актаныш районы Кыркаентүбә авылында туа. Туган авылында башлангыч, Иске Кормаш авылында урта мәктәптә укый. 2001 елда Чаллы дәүләт педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм 2006 елда кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада “Россия Федерациясе халыклары әдәбияты” белгечлеге буенча белем ала.
Институтны тәмамлагач, Фидаил “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына бүлек редакторы итеп эшкә чакырыла. Шул ук вакытта “Күңел” радиосында кичке тапшырулар алып бара. Бераздан журналның җаваплы секретаре – баш редактор урынбасары итеп билгеләнә. 2014 елдан – “Мәйдан” журналының баш редакторы.
Ф.Мәҗитов – Татарстан, Россия Журналистлар берлекләре, Халыкара Журналистлар Ассоциациясе (IFJ), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Сагышлар да алтын була икән…” (2006), “Йолдызлы чатыр” (2015) исемле шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары, күпсанлы тарихи-публицистик хезмәтләр авторы.

 

2

Әхмәт Сәгыйрь улы ШӘЙХЕТДИНОВ

Басма директоры-баш мөхәррир урынбасары

1955 елда Чирмешән районы Лашман авылында туган.

1978 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 25 ел КАМАЗда эшли: инженер-программист, ЭВМ операторлары сменасы җитәкчесе, КАМАЗ типографиясе җитәкчесе урынбасары – офсет производствосы җитәкчесе, «Камаз» газета-китап нәшрияты»нда баш дизайнер. 2005 елдан «Мәйдан» журналында баш редактор урынбасары – басма директоры.

 

 

3

Фирүзә Фиркат кызы ВӘЛИТОВА

Җаваплы секретарь-баш мөхәррир урынбасары

Тукай районы Мусабай-Завод авылында туа. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыган чорда беренче шигырьләрен иҗат итә һәм аларны район газетасында күрү бәхетенә ирешә. Иҗат юлына ныклап аяк басуы өлкән сыйныфларда укыган чакта башлана. Шигырьләр белән беррәттән мәкаләләр, кечкенә хикәяләр дә иҗат итә. Алар “Юлдаш”, “Татарстан яшьләре”, “Көмеш кыңгырау”, “Якты юл” газеталарында һәм “Ялкын” журналында басыла башлый. Моннан тыш, Фирүзә Фиркат кызы төрле районара һәм республика күләмендәге иҗади бәйгеләрдә катнашып, каләмен сыный. 2000-2001 елларда “Алтын каләм”, “Илһам бирче, каурый  каләм” (1999 ел), “Иделем акчарлагы” бәйгеләрендә җиңеп чыгу бәхетенә ирешә.

2002 елны Яр Чаллы шәһәрендә “Идел-Урал” көллиятенең психология бүлегенә укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, 2005 елда “Көмеш кыңгырау” балалар газетасында махсус хәбәрче булып эшли башлый. Шунда эшләгән вакытта читтән торып Яр Чаллы педагогия институтына укырга керә.  Бүгенге көндә “Мәйдан” журналында җаваплы сәркатиб вазифасын башкара.

 

 

Гафиулла Сәгъди улы ГАЗИЗОВ

Публицистика бүлеге

Балтач районы Түбән Субаш авылында туган. Чепья урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1975 елда колхозда тракторист булып хезмәт юлын башлап җибәрә. 1975-1977 елларда Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, КамАЗда слесарь, мастер булып эшли. 1982 елда журналистика факультетына читтән торып укырга керә. 1989 елда КамАЗ радиосының татар телендәге бүлегенә мөхәррир итеп билгеләнә. Аннан соң «Күңел», «Азатлык» радиоларында, «Шәһри Чаллы», «Туганайлар» газеталарында хезмәт куя.

2006 елдан «Мәйдан» журналында бүлек мөхәррире булып эшли.

 

Глүзә Миргали кызы ӘБСӘЛАМОВА

Хатлар һәм массакүләм чаралар бүлеге

 

8T2bBZAOD9Y

Лилия Хәмит кызы ХАММАТУЛЛИНА

Корректор

Яр Чаллы шәһәрендә дөньяга килә. Урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, 2005 елда Яр Чаллы педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә. Тырышлыгын укуда гына күрсәтеп калмый, институт тормышы белән бәйле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, олы хезмәт юлына аяк баса. Бүгенге көндә «Мәйдан» журналында корректор вазифасын башкара.

 

dlya-sajta-majdan

Ләйлә Камил кызы ХАРИСОВА

Компьютерда җыючы, сайт администраторы

Туган ягы — Мамадыш районының Үсәли авылы. Урта мәктәпне туган авылында тәмамлап, 1997 елда Казан дәүләт педагогика университетының Чаллыдагы филиалына татар филологиясе факультетына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлый.

2004 елда «Туганайлар» газетасында версткалаучы булып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Компьютер курслары үткәннән соң, үзе өчен яңа, таныш булмаган профессиягә өйрәнеп, аңа «гашыйк булып» 2011 елга хәтле газета чыгаруда күп көч куя.

2013 елдан — «Мәйдан» журналында. Хәзерге вакытта компьютерда җыючы, журнал сайтының администраторы булып эшли.

 

 

 

8      

Рәис Гали улы ЗАРИПОВ

Махсус хәбәрче

1955 елның 23 декабрендә хәзерге Пермь краеның Скальный бистәсендә туа. Ел ярымнан әти-әнисе туган төбәккә — Башкортстанның Илеш районына әйләнеп кайталар. Кушбакты авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлый, күрше Базытамак авылында урта белем ала. Германиядә ике ел хәрби хезмәттә булып кайткач, Казахстанда, Үзбәкстанда, Төмән өлкәсенең Нефтеюганск һәм Покачи шәһәрләрендә эшли. 1990 елдан — Чаллыда. Читтән торып, шәһәрдәге Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. «Таң йолдызы» газетасында хатлар бүлеге мөдире, мөхәррир урынбасары һәм мөхәррир вазифаларын башкара.

1999 елдан — «Ватаным Татарстан» газетасының Чаллы төбәгендәге үз хәбәрчесе. 1996 елдан — Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.