Логотип «Мәйдан» журналы

Рамил Чурагулов круизга чакыра

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган туристик сәяхәт 14-16 августта үтәчәк. Уникенче тапкыр узучы чара Уфа – Казан – Уфа маршр...

Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган туристик сәяхәт 14-16 августта үтәчәк.
 
Уникенче тапкыр узучы чара Уфа – Казан – Уфа маршруты белән Идел елгасы буенча булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Рамил Чурагулов үзе хәбәр иткән.
"Ничәмә еллар мин татар-башкорт дуслыгы күперенең илчесе булып йөрим”, - дигән ул.
Рамил Чурагулов әйтүенчә, сәяхәттә ел саен Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан, шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы тамашачылар катнаша. “Чараны оештыручы дустым Комил Сираҗетдиновка рәхмәт, ул бик булыша. Турның мәгънәсе – дуслык, туганлык, матурлык һәм иҗатны әдәбиятта пропагандалау. Татарстан һәм Башкортстан чигеннән агучы Ык елгасы татарлар белән башкортларны бүлми, Ык һәм Сөн елгаларында дуслык өчен күперләр һәрвакыт бар”, - ди ул.
 
Фото: Рамил Чурагулов

Комментарийлар