Логотип «Мәйдан» журналы

Рафис Борһанов Чаллыда дистанцион укыту мөмкинлекләрен бәяләде

Дистанцион укыту өчен платформаларны Чаллы укытучылары тәкъдим итте. Автокалага эш визиты белән ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Киңәшмә 26 нчы гимназиядә узды.26 нчы гимназиянең инфо...

Дистанцион укыту өчен платформаларны Чаллы укытучылары тәкъдим итте. Автокалага эш визиты белән ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Киңәшмә 26 нчы гимназиядә узды.


26 нчы гимназиянең информатика укытучысы Гөлшат Валошина, мәсәлән, үз дәресләре өчен Zoom.us һәм Webroom.net платформаларын сайлап алган. Алар берничә укучы белән вебинар форматында бушлай элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. «Алар мине күрә, мин аларга мөрәҗәгать итә алам, әмма иң мөһим өстенлек - укучыларның минем экранны күрә алуында. Барлык материаллар да компьютерда тупланган, шуңа күрә моны үзем өчен өстенлекле күрәм», - дип сөйләде укытучы һәм 8 «Г» сыйныфы белән тоташтырып эш алып баруын күрсәтте.

Моннан тыш, укытучылар Учи.ру интерактив белем бирү онлайн-платформасы һәм edu мәйданчыгы, шулай ук видеоэлемтәнең ничек эшләү мөмкинлекләрен дә күрсәттеләр.


«Безнең мәктәпләр һәм, гомумән, барлык белем бирү оешмалары дистанцион укытуга әзер түгел дип әйтә алмыйм. Чөнки аның элементлары беренче ел гына кулланылмый. Әмма без шуны аңларга тиеш: уку вакытының 5-10%ы гына дистанцион буенча бару ул бер нәрсә. Ә барлык 100% бер үк вакытта шөгыльләнгәндә, әлбәттә, проблемалар, кыенлыклар туарга мөмкин. Без аларга әзер. Безнең министрлык кына түгел, моңа цифрлы үсеш министрлыгы да әзерләнә», – дип шәрехләде журналистларга Рафис Борһанов.

Аның сүзләренә караганда, бер мәктәп кысаларында гына да укытуда төрле алымнарны күзәтергә мөмкин: "Бу шатландыра, чөнки укытучы үз контингентын төгәл белә. 1 нче сыйныфта һәм 9 нчы сыйныфта дәресләргә әзерлек – болар икесе ике нәрсә. Әлбәттә, төрле шартлар кирәк һәм алар безнең элемтә чаралары буенча килә торган материалны төрлечә кабул итәләр", - дип өстәде ул.

Министр сөйләвенчә, бүген сынауда тугызлап программа бар, әмма аларны әле сынап карарга кирәк. "Бүгенге бурыч – барлык программаларны сынап карау, педагог фикеренчә, нәкъ менә ул өйрәтә торган контингентка файдалы булган иң яхшысын сайлап алу. Күп кенә платформалар үзләренең киләчәк үсешен күрерләр дип уйлыйм, әмма платформаларны эшләүчеләр кимчелекләрне төзәтеп бетерә алсын өчен, кемгәдер белем бирү процессын туктатып торырга туры киләчәк", – дип билгеләде Рафис Борһанов һәм шул ук вакытта платформаларны эшләүчеләрнең хезмәттәшлек итәргә һәм программаларны эшләп бетерергә әзер булуларын да өстәде.

«Мин вәгъдә итә алам, без бер генә очракта да үзебезгә дә, башкага да белем бирүнең сыйфатын төшерергә юл куймаячакбыз, чөнки моңа хакыбыз юк. Балалар бөтен материалны тулы күләмдә үтәргә тиеш. 9 һәм 11 сыйныфлар төп дәүләт имтиханын һәм БДИны тапшыру өчен тулы нигезгә ия. Киләчәктә алар тиешле уку материалын тулысынча үтеп, билгеләнгән тәртиптә үзләштереп, урта һөнәри һәм югары уку йортларына укырга керерләр, дип өметләнәм», – диде Рафис Борһанов.
Исегезгә төшерик, Яр Чаллы шәһәре укучылары, бөтен Татарстан кебек үк, 1 апрельдән дистанцион укуга күчәчәк.
 
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар