Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия хисабында күпме балл җыелганын ничек белергә? - ИНТЕРТАТ

2013 елга кадәр әлеге шәхси счетның торышын "бәхет хатлары" аша елга бер тапкыр белешеп торырга мөмкин иде. 2013 елда хатлар җибәрү туктатылды. Шәхси счет, ягъни пенсия хисабында күпме балл җыелганын...

2013 елга кадәр әлеге шәхси счетның торышын "бәхет хатлары" аша елга бер тапкыр белешеп торырга мөмкин иде.
2013 елда хатлар җибәрү туктатылды. Шәхси счет, ягъни пенсия хисабында күпме балл җыелганын хәзер ничек белергә була?
Пенсия фондындагы шәхси счет банк счетының аналогы түгел. Ул счетта акча түгел, ә пенсиягә хокукыгыз турында мәгълүмат саклана. Әлеге мәгълүмат конфиденциаль һәм гражданнарның шәхси мәгълүматын саклау кагыйдәләренә буйсына.
Пенсия фондындагы шәхси счет турында түбәндәге ысуллар аша белеп була.
Гражданнарның шәхси кабинеты аша:
Пенсия фондындагы шәхси счет аша пенсия баллары, хезмәт эшчәнлеге, эш урыннары, иминият взносларының күпме күләмдә күчерелүе, иминият стажы, хезмәт хакының күләме турында белергә була.
Шулай ук әлеге сервиста пенсия кертемнәрен туплау турында мәгълүмат та урнаштырылган. Монда пенсия калькуляторыннан файдаланып, иминият пенсиясенең күләмен белеп була. Әлеге сервисны www.gosuslugi.ru һәм ЕСИАда теркәлгән һәркем куллана ала.
Пенсия фондының клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге аша:
Шәхси счет турында мәгълүматны яшәү урыны буенча пенсия фондына килеп яисә почта хезмәте аша алырга була. Мәгълүматны шәхесне ачыклау турында документ булган очракта гына алырга мөмкин.
www.gosuslugi.ru порталы аша:
Моның өчен Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы www.gosuslugi.ru да теркәлергә кирәк. Шәхси кабинетка керү өчен, код алганнан соң "Электрон хезмәтләр" бүлегендә "Хезмәтләр каталогы"н сайларга, аннан "Россия Федерациясе Пенсия фонды" бүлекчәсенә керергә кирәк. Монда пенсия счеты турында мәгълүматны онлайн режимда ала аласыз.
Банк аша:
Иң элек банкның әлеге хезмәтне күрсәтәме-юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Әгәр мондый хезмәт күрсәтә икән, пенсия счеты турында мәгълүматны банк хезмәткәреннән яисә банкомат аша алырга була.
 
 
 
https://intertat.tatar/

 

Комментарийлар