Үзеңнең пенсияң турында дәүләт хезмәтләре сайтында мәгълүмат алырга була.

Һәр кеше «шәхси кабинет»ында пенсияне китерү ысулын үзгәртергә, җыелган пенсия балларының күләме, үз стажының озынлыгы, хезмәт эшчәнлеге чорлары, шулай ук эш бирүче оешма тарафыннан күчерелгән страховка түләүләре турында белә ала. Теркәлү вакытында кыенлыклар туса, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Теркәлмичә генә электрон сервислардан кулланырга теләүчеләр өчен дә кайбер мөмкинлекләр каралган: Пенсия фондына чиратка язылу, белешмә һәм документларга заказ бирү, онлайн сораулар, клиент хезмәтен эзләү, түләү кәгазен формалаштыру һәм пенсия калькуляторы ярдәмендә булачак пенсияне исәпләү.

 


Комментарий язарга