Логотип «Мәйдан» журналы

Пенсия арту сәбәпле, Путин Пенсия фонды чыгымнарын 80,6 млрд сумга арттырды

РФ Президенты Владимир Путин 2019 елга һәм 2020-2021 еллардагы план чорына Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр кертү турындагы законны имзалады. Әлеге документ нигезендә, фондның чыгым һәм керем...


РФ Президенты Владимир Путин 2019 елга һәм 2020-2021 еллардагы план чорына Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр кертү турындагы законны имзалады. Әлеге документ нигезендә, фондның чыгым һәм керем өлешләре пенсия һәм пособиеләрнең уртача күләме үсү нәтиҗәсендә арттырылачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.



«Федераль закон тарафыннан 2019 елда фонд бюджеты чыгымнарын 80,6 миллиард сумга арттыру күздә тотыла. Бу пенсиянең уртача күләме, вафат булган эшләмәүче пенсионерларны күмү өчен социаль пособиеләр күләме, шулай ук пенсия алучыларның саны арту белән бәйле», диелә хәбәрдә.


Бер үк вакытта, закон тарафыннан Россия Пенсия фонды керемнәрен 79,8 миллиард сумга арттыру каралган. Бу иминият взносларының үсүе, шулай ук федераль бюджет һәм ил төбәкләре казналарыннан бюджетара трансфертларны арттыру хисабына башкарылачак.


Быел иминият пенсияләре беренче тапкыр 2019 елның 1 гыйнварында индексацияләнде, индексация коэффициенты 7,5 процент тәшкил итте, ул инфляция дәрәҗәсеннән узып китә. 2019 елның февралендә Россия Пенсия фондының социаль түләүләре, ә 1 апрельдән дәүләт пенсиясе артты. 2020-2021 елларда да иминият пенсияләрен индексацияләү темплары инфляцияне узып китәр дип көтелә.

 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар