Логотип «Мәйдан» журналы

Парковкалар белән бәйле яңа юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен — 100 меңгә кадәр штраф

Татарстан автомобилистларыннан машиналарын газон яки балалар мәйданчыкларында калдырганнары өчен кабат штраф түләтәчәкләр. 20 февральдә бу кагыйдәләрне Татарстан депутатлары Дәүләт советы кабул итте....

Татарстан автомобилистларыннан машиналарын газон яки балалар мәйданчыкларында калдырганнары өчен кабат штраф түләтәчәкләр. 20 февральдә бу кагыйдәләрне Татарстан депутатлары Дәүләт советы кабул итте.
Штрафны шәһәр администрациясе чиновниклары яза алачак. Кагыйдә бозу түбәндәгеләргә карый:
— газон,
— балалар мәйданчыклары,
— спорт мәйданчыклары,
— йорт хайваннарын йөртә торган мәйданчыклар,
— йорт янында урнашкан махсус хуьалык мәйданчыклары.
— Яңа закон дөньякүләм футбол Чемпионаты алдыннан Татарстан автомобилистларының менталитетын үзгәртергә тиеш, — дип саный парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.
Штрафларның бәясе кечкенә түгел: физик затлар өчен 2 —3,5 мең, рәсми затлар өчен 5 —20 мең, юридик затлар өчен 50 —100 мең.
 
http://tatar-today.ru/

Комментарийлар