Айназа (повестьның ахыры)

Янв 30, 2020

VI

Авыл тирәсендә агымсу юк. Малларны эчерер өчен тирмәләр артындарак кое казыганнар. Халык үзе ерак түгел таллыктан агып чыккан чишмә суын эчә. Әле шул чишмәгә Айназа белән, көндәлек гадәт буенча, икәүләп суга китеп барабыз. Алга таба →

Айназа (дәвамы)

Янв 29, 2020

III

Култык астына нәрсәнеңдер бик каты төртелгәненә куркып уянып киттем. Котым алынып, иләс-миләс килеп, тиз генә урынымнан кузгалдым. Күземне ачыбрак карасам, каршымда җимерек кашлары астыннан зәһәр карашын миңа төбәгән байны күрдем. Ул комганын бер кулыннан икенчесенә күчерде дә, эндәшми-нитми, очлы кәвеше белән лаштырдатып басып чыгып китте. Алга таба →

Айназа

Янв 28, 2020

I

…Кесәмдә бер тиен дә акчам юк. Икмәгем барын бар да – ул да бик аз, тартып-сузганда, бер көнлек.

Инде атна буе шәһәр байларының тупсаларын таптыйм, баш иеп, эш сорап йөрим. Бик тә тәкәббер кыяфәт белән, синең йөзеңә әйләнеп тә карамый, дорфа кыланып:

– Эш сораучылар синнән башка да җитәрлек – эт тубыгыннан, баш каңгыратып йөрмә, бар, бар! – дип чыгарып җибәрәләр.

Садыйк байда, бәлки, эш булмасмы дип, өенә юнәлдем. Алга таба →