Көн туганда
Төн пәрдәсен ачып кояш чыга,
Күтәрелә офык артыннан.
Туган якта яңа көн туганда
Кояш матуррак алтыннан. Алга таба →
Төн пәрдәсен ачып кояш чыга,
Күтәрелә офык артыннан.
Туган якта яңа көн туганда
Кояш матуррак алтыннан. Алга таба →
29 сентябрь көнне Казанда Татарстанның Халык шагыйре Фәнис Яруллин яшәгән йортта мемориаль такта ачыла. Алга таба →
Измир шәһәренең нәкъ үзәгендә, Эгей диңгезеннән ерак түгел бер мәһабәт бина бар. Төрекләр «Культур мәркәзе» дип йөртәләр аны. Безнеңчә «Мәдәният үзәге» була инде. Тоташ бетоннан һәм пыяладан корылган бу бинада иртәдән бирле халыкара конференция эшли. Алга таба →
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучы Марат Кәбировка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирү турында карарны имзалады. Алга таба →
Гасырлардан, иске заманнардан
Тутыкмаган иске хәбәр бар.
Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер:
«Татар барда, – диеп, – хәтәр бар». Алга таба →
Муса Җәлил 1906 елның 2 февралендә Оренбург губернасы Мостафа авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Мостафа һәм әнисе Рәхимә авыр крестьян хезмәте белән көн күрәләр. Алты яшендә Муса авыл мәктәбенә укырга керә. Малай күңел биреп, тырышып укый. Шигырьләр ярата һәм үз фикерләрен гаҗәеп матур итеп әйтеп бирә белә. Алга таба →
Нәҗип белән Гөлсинә турында авыл халкы, яңа елга өйләнешәләр икән, дип сөйләгән иде. Булмады. Салкын январь да узып китте, җилле февраль дә, тамчылы март та, шаулы апрель дә, чәчәкле май да узып китте. Инде көтеп-көтеп тә, мәктәп елларыннан бирле бер-беренә гашыйк кыз белән егетне башлы-күзле итә алмагач, яшьләрнең кавышуын сабан туена күчерде халык. Алга таба →
Измир шәһәренең нәкъ үзәгендә, Эгей диңгезеннән ерак түгел бер мәһабәт бина бар. Төрекләр «Культур мәркәзе» дип йөртәләр аны. Безнеңчә «Мәдәният үзәге» була инде. Тоташ бетоннан һәм пыяладан корылган бу бинада иртәдән бирле халыкара конференция эшли.
Без, Чаллы вәкилләре, зур дикъкать белән төрки илләрдән җыелган кан кардәшләрнең нотыкларын тыңлап утырабыз. Телләр охшаш булса да, төшенүе кыенрак. Сәгатьләр буе селкенмичә утыру нык алҗыта. Өстәвенә бөркү. Шуңа күрә, cимпозиум эшендә төшке ашка тәнәфес игълан ителүгә, мин юлдашларым белән, уңайлы форсаттан файдаланып, урамга ашыктым.
Бераз саф һава сулап, арыган тәннәрне яздырып, шәһәр белән танышып килергә иде исәп. Көн кояшлы, матур. Бары тик диңгез ягыннан искән салкынча җил генә әледән-әле чәчләрне тузгытып, киемнәребез аша эчкә үтеп, тәнне чеметеп алгалый. Ләкин ни хикмәт: беркем дә зарланмый. Юлдашларым, иреккә сусаган кешеләрдәй, диңгезнең шифалы һавасын күкрәк тутырып суларга тырышып, шәһәр күренешләрен күздән кичереп, ашыкмыйча атлый бирәләр. Ә мин исә карасу-зәңгәр төстәге йөгерек дулкыннары белән җәйрәп яткан Эгей диңгезен, аның өстендә мәш килеп балык эзләүче әрсез акчарлакларны күзәтеп барам. Алга таба →
Казанда Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачылды. Ул Татарстан урамының 7 нче йортында урнаштырылган.
Татарстан Язучылар берлеге тәрҗемә үзәгенең эшчәнлеге кысаларында күренекле язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” повесте Американың “Амазон” нәшриятында дөнья күрде. Алга таба →