Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты

Дек 3, 2020

«Туган тел» телеканалының Казан филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллинадан кабартма рецепты тәкъдим итәбез.

«Бу кабартманың рецептын күбегез сорый. Күбегез камырның эче чи кала дип язасыз — шәп итеп басарга кирәк!» — дип язган ул Инстаграм битендә.  Алга таба →

Татарлар бер утыруда ничә сумлык ризык ашый?

Дек 3, 2020

Татарстанда 4 кешелек бер гаиләгә милли ризыклардан торган табын әзерләү 1133 сумга төшкән. Милли банк икътисадчылары токмачлы аш, өчпочмак һәм гөбәдия әзерләүнең күпмегә төшүен исәпләп чыгарган, – дип яза «Ватаным Татарстан» газетасы. Алга таба →

«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

Дек 3, 2020

Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра. Алга таба →

Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы Казанда була

Дек 3, 2020

Казанда үзбәк киносы көннәре кысаларында 5 декабрьдә «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың — мин булмам» әсәре буенча төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Бу турыда Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Алга таба →