Татарстан геройларына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшыру хакында карар чыкты

Дек 9, 2020

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына һәм Россия Федерациясе Геройларына «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы карарга имза куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Алга таба →

Нинди булырга тиеш соң ул – милли кадр?

Дек 9, 2020

Мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгәндә тупланган тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: бүгенге көндә телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны белгән, шуларны киләчәк буынга җиткерә алырлык милләтпәрвәр шәхесләргә сусыйбыз, ике телне дә камил белүче кадрларның кирәклеген көннән-көн ныграк тоябыз. Ә чынында нинди булырга тиеш соң ул милли кадр? – дип яза «Мәгариф» журналы. Алга таба →

Рөстәм Миңнеханов: Ватан Геройлары көне — Россиянең лаеклы уллары һәм кызлары бәйрәме

Дек 9, 2020

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көне уңаеннан Республика халкына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  Алга таба →

Ленар Шәех IX «Ачык Евразия – 2020» әдәби конкурсының финалисты булды

Дек 8, 2020

Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX «Ачык Евразия — 2020» әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә икенче урынны яулады. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә. Алга таба →

«Россия тәмнәре» брендлар бәйгесендә каклаган каз һәм чәкчәк җиңү яулады

Дек 8, 2020

«Россия тәмнәре» азык-төлек продуктлары төбәк брендларының беренче илкүләм бәйгесендә Татарстан тәкъдим иткән каклаган каз һәм чәкчәк җиңүче дип табылды. Конкурска нәтиҗә ясау тантанасы бүген Мәскәүдә онлайн-режимында узды. Алга таба →

Нурихан Фәттах әсәрләрен ишеткәннәргә генә нигезләнеп язмады

Дек 8, 2020

Шундый язучылар бар, аларның исемен әйткәч, укучының күз алдына берәр символ, я булмаса предмет күз алдына килә. Нурихан Фәттах — шундый язучылардан. Аның исеменә сызгыра торган уклар җисем буларак та, мәгънә буларак та ияреп йөри. Шуңа күрә бу сәхифәдә шул исемдәге романга бәйле сорауларга ачыклык керттек. Алга таба →