Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган

Дек 11, 2020

«Казан утлары» журналы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китабын бастырды. Социаль челтәрләрдә мәгълүмат таралгач ук, китапка Татарстан районнарыннан заказлар килә башлаган. Бу хакта журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Алга таба →

«Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады

Дек 10, 2020

«Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте. Алга таба →

Рафаил Хәкимов: «Безнең күршедә генә Хәсән абый Туфан яши иде. Ул яшел кара белән яза иде — шуны хәтерлим.»

Дек 10, 2020

Рафаил Хәкимов бүген Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында фәнни җитәкче булып эшли. «Татар-информ» хәбәрчесе Рафаил әфәнде белән аның шәхси тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләште.  Алга таба →

Россиядә яшәүчеләргә Яңа елны гаилә белән каршыларга киңәш иттеләр

Дек 10, 2020

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Россия халкына Яңа ел бәйрәмен гаилә белән каршыларга киңәш итте. Җәмәгать урында бәйрәм иткән очракта, битлек кию мәҗбүри булачак. Алга таба →

Татарстан китап нәшрияты балалар бакчалары өчен татар шагыйрьләре плакатларын чыгарды

Дек 9, 2020

Татарстан китап нәшрияты татар әдәбияты шагыйрьләренең плакатларын нәшер итте. Алар татар телле балалар бакчаларына таратылачак. Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе инициативасы белән тормышка ашырыла. Комиссиягә нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин да кертелгән. Алга таба →