«Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның автограф сессиясе була

Дек 15, 2020

16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте. Алга таба →

Җәлил Фазлыев: Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш

Дек 15, 2020

Җәлил хәзрәт Фазлыев кеше исеме гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш дип саный. Бу турыда ул 14 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышында әйтте. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Алга таба →

«Авыл укытучысы» бәйгесенең абсолют җиңүчесе: Милләтле кеше генә көчле

Дек 15, 2020

«Авыл укытучысы» бәйгесе быел җиденче тапкыр уздырылды. Җиде ел эчендә ул 2300 укытучыны үз канаты астына җыйды, – дип яза «Мәгариф». Быел исә, конкурста катнашырга теләк белдереп, 300 гә якын педагог гариза җибәрде. Араларында хәтта ерак Төмәндәге милләттәшләребез дә бар иде. Финалга узган 10 катнашучы арасында Апас районы Биеш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мансур кызы Гыйбасева бәйгенең абсолют җиңүчесе булып танылды. Сайлаган һөнәреңә мәхәббәт, компетентлык, коллективта иҗади күтәренкелек, тырышлык, тиешле техник шартлар булганда, эшләргә була дигән фикердә ул. Алга таба →

«Татар авылы-2020» бәйгесе җиңүчеләре исемлеге билгеле

Дек 15, 2020

Быел язын Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы «Татар авылы-2020» бәйгесен оештыры. Коронавирус таралу сәбәлпе, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичектерелде. Җиңүчеләрне 22 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессында бүләклиләр. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте. Алга таба →

Татарстанга бу атнада җылылык килә

Дек 15, 2020

Бу атнада Татарстанда антициклон йогынтысында урнашкан аномаль салкын һава торышы җылыну белән алышыначак, әмма ул озак булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә. Алга таба →