65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар 31 декабрьгә кадәр поездга билетларын кире кайтара ала

Дек 16, 2020

Еракка йөрүче поездларның 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлары сәфәргә барудан баш тарткан очракта алдан алган билетларын 31 декабрьгә кадәр кире кайтара ала. Бу турыда Горький тимер юлларының Казан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Алга таба →

Казан федераль университеты белгече Казанга каты салкыннар киләчәген фаразлый

Дек 16, 2020

Якындагы ун көндә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы һәм -20 градуска кадәр салкын көтелә. Бу турыда Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире урынбасары, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцевка сылтама белән югары уку йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. Алга таба →

Ясалма чыршыны ничек сайларга?

Дек 16, 2020

Дөрес сайланган ясалма чыршы 10 елдан артык хезмәт итә ала. Яңа елның төп символларының берсен сайлап алу һәм саклау кагыйдәләре турында Роскачествода сөйләделәр. Бу хакта РИА Новости яза. Алга таба →

«Татмедиа» бинасы түбәсендә Европаның иң биектә урнашкан чыршысы пәйда булды

Дек 16, 2020

Казанның иң биек биналарының берсендә Яңа ел инсталляциясе урнаштырылды: бәйрәм конструкциясе «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен чыршыдагы утлар шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул казанлыларның һәм Татарстан башкаласы кунакларының игътибарын җәлеп итәчәк. Алга таба →