Барымта (хикәя)

«Чит кавем керде йортыма», – дип елады ана, башкаладагы төпчегенең өйләнү хәбәрен алгач. Килгән-киткән һәммә кешегә дә өстенә ишелеп килгән олы хәсрәте хакында сөйләде. «Нишлисең инде, заманасы шул, язмышы шулдыр, ахыр чиктә, милләттәмени эш, әнә безнекеләр…», – дип, аптыраганнан юатырга маташучылар аның ачуын кабартты. «Үз башыгызга төшмәгәч», – дип үртәлде. Юатучылар исә: «Газиз Аллам, үзең сакла мондый бәладән», – дип эчтән тәүбә итте.

Алдан телеграмма сугып, кәләше белән таныштырырга кайткан улын капка төбенә каршы алырга чыкмады ана. Төкле аягың белән, дип, киленен мендәргә бастырмады, татлы телле, бай дәүләтле булыгыз, дип, кавышучыларга бал-май каптырмады. Бәйрәм ясап, табын корып көтмәгәнен яшермәде, елмаеп-балкып күрешмәде, килененең «здрасте»сына сүлпән генә: «Здрасте! Ничек кайттыгыз?» – диде. Хәтта ниндирәк икән минем килен, дип сынап, йөзенә дә туры карамады. Нәрсәсен сынасын, үз милләтенең мөһере сугылган инде аңа. Шуңа күрә төс-кыяфәте белән татар кызларыннан әллә ни аерылмавын, хәтта бераз улына тартымлыгын да танырга теләмәде. Алга таба →

Минем тормышымда – университет

Май 21, 2019

Шөкер Ходайга, инде менә үземә бирелгән гомернең сиксәненче яшен дә тутырып киләм. Шушы вакыт эчендә, гәрчә, Америка, Австралия, Африка тарафларына барып чыкмасам да, Евразиянең шактый гына төбәкләрендә, хәтта, олыгаеп беткәч, Кытай башкаласы Пекинда да булырга туры килде. Гомеремнең елга якыны Урта Азиянең Ленинабад (Хөҗәнд), Дүшәнбе, Ташкент калаларында узды. Төркиягә күп мәртәбәләр (ике дистәгә якын булса кирәк) барып кайтылды. Финляндиядә дүрт айлап яшәү бәхетенә ирештем. Элек СССР составында булган Азәрбайҗан, Украина, Әрмәнстан, Грузия, Төрекмәнстан җөмһүриятләрен дә үз күзләрем белән күрдем. Ә инде Казакъстанда, аның гүзәл Алматы, Төркестан, Караганда, Астана, Семей кебек калаларында ничә тапкыр булуымның исәбен инде үзем дә төгәл белмим. (Ни әйтсәң дә, бу җөмһүриятнең кияве дә бит әле мин!) Яңа гасырда хәтта бу мәмләкәткә елына өчәр-дүртәр  мәртәбә барган очраклар да булды. Әлбәттә, яшәешемнең төп һәм хәлиткеч өлеше Рәсәй белән бәйле. Мәскәү, Ленинград калаларында мин айлап-айлап стажировкалар уздым, китапханәләрендә эшләдем. Башкортостан, Чиләбе, Оренбург, Төмән, Пермь, Чувашстан, Әстерхан, Сембер, Нижгар тарафлары да минем өчен шактый таныш, үз. Ә инде туган ягым (Зәй, Сарман, Әлмәт), Татарстан, аеруча Казан – яшәвемнең дәвамлы, күпьеллык һәм һич алыштыргысыз төбәкләре. Боларда мин дөньяга аваз салганмын, физик һәм рухи җитлегү алып, булдыра алган кадәр озак еллар буе халкыма хезмәт иткәнмен.

Шактый озын гомер юлым минем, нигездә, ике өлештән гыйбарәт: университетка кадәрге һәм андагы тормыш. Балалык, үсмер, мәктәп еллары, колхозда, заводта эшләп алулар, ничектер, миңа яшәешемнең төп өлешенә – икенче этабына хәзерлек кебек тоела. Алга таба →

Себер «портянкасы»

Май 20, 2019

Ир­түк то­рып Зөл­фәт ярат­кан бә­леш­не, ток­мач­лы аш­ны пе­ше­реп куй­ды бү­ген Зөл­фия. Зар­ла­на-зар­ла­на бул­са да ире­нең эш­тән кайт­кан ки­ем­нә­рен юып ал­ды.

– Сө­еп-сө­е­леп ке­нә яшәр чак­лар­да, Сак бе­лән Сок ке­бек го­мер ки­че­рә­без, исән ге­нә йөр­сен ин­де. Биг­рәк­ләр бе­те­ре­нә, кли­мат алыш­ты­ра бит, эш­тән кайт­кан­да, нәкъ агу­лан­ган та­ра­кан ке­бек бу­ла, яше дә ба­ра шул, – дип сөй­лә­нә-сөй­лә­нә бәй­лә­мен ал­ган иде, ишек та­вы­шы­на сис­кә­неп үк кит­те ул. Ир­түк то­рып чы­гып кит­кән Зөл­фә­те урап кайт­кан да икән. Ай­лар буе бар бул­мы­шы бе­лән ирен са­гы­нып тор­ган Зөл­фи­я­нең кү­зе Зөл­фәт ку­лын­да­гы ак кә­газь ки­сә­ге­нә төш­те.

– «Пор­тян­ка» – дип җа­вап бир­де ире со­рау­лы ка­раш­ка.

– Күп­ме? – ди­де та­гын те­ге со­рау­лы ка­раш. Алга таба →

Бүлмә саен шул Сәлимыч…

Соң­гы ай­лар­да әл­лә нәр­сә бул­ды әле Әк­ра­мет­дин­гә: го­мер бор­чы­ма­ган йө­рә­ге чы­гым­чы­лый баш­ла­ды. Гә­зит укы­са да, те­ле­ви­зор ка­ра­са да сул күк­рә­ген уга­лый-уга­лый ди­ван­га авар­га га­дәт­лән­де. Нә­җи­бә­се, да­ру эз­ләп ча­ба­сы урын­га, үзен пыр туз­ды­ра:

– Ни­е­мә дип ка­рый­сың­дыр шул ти­ле­бә­дәр­не, ин­фаркт алып тук­тый­сың бит ин­де, җан кө­е­ге. Ан­да­гы мәх­шәр­не кү­реп йө­рәк туз­дыр­ган­чы, бал­кон­ның идән так­та­сын алыш­тыр­саң, ике ку­лы­ңа бер эш бу­лы­рые. Ан­да суй­ган, мон­да шарт­ла­ган, иликтр­га бәя арт­кан – сә­гать са­ен шу­ны ише­теп тор­саң, йө­рә­гең тү­гел, әл­лә кай җир­лә­рең яры­лыр, Ал­ла сак­ла­сын…

Үз хә­лен үзе бел­гән кар­ты, бәй­лән­мә­сә­нә ди­гән­дәй кул гы­на сел­тә­де дә, ир­тә таң­нан җы­е­нып бүл­нис­кә юл тот­ты. Алга таба →

Сиңа дигән җырым… Икенче бүлек (Повесть)

Май 17, 2019

АК ТО­МАН­НАР ИЛЕН­ДӘ

– Ме­нед­жер ави­а­би­лет җи­бәр­гән, мин ир­тә­гә Анг­ли­я­гә ки­тәм!

Ты­ныч кы­на ко­фе эчеп утыр­ган әти­се бе­лән әни­се Се­ре­жа­га ка­рап, тел­дән кал­ды­лар. Чит ил­гә ки­тү ту­рын­да сөй­ләш­кә­не бул­ды ул­ла­ры­ның, лә­кин анык кы­на кая, кай­чан ки­тү ту­рын­да сүз чык­ма­ган иде әле.

Әни­се ко­е­лып төш­те, ап­ты­раш­та кал­ды:

– Ни­чек ин­де? Әзер­лек­сез-ни­сез, әйт­ми-нит­ми Анг­ли­я­гә ки­тә­сең?

– Ме­нед­жер ми­не ал­дан ки­сә­тер­гә ки­рәк тап­ма­ган, – дип ак­лан­ды ул­ла­ры. «С­та­рик­лар»  нәр­сә­дер әй­тер­гә өл­гер­гән­че, ко­фе­сын чө­ме­реп ке­нә куй­ды да ки­тәр­гә ашык­ты:

– Мин инс­ти­тут­ка ака­дем­ка алыр­га ба­рам!

Хез­мәт­кә ур­наш­ты­ру бу­ен­ча Лат­вия аген­ты ба­ры бер ге­нә көн ал­дан хә­бәр ит­те. Егет, төн буе уй­ла­нып, йок­лый ал­мый ят­ты.

Ир­тән, са­мо­лет­ка өч-дүрт сә­гать ке­нә ка­ла, инс­ти­тут­ка чап­ты, де­ка­нат­та ака­де­мик ял ал­ды. Ул әле кай­ты­рын-кайт­ма­сын да, уку­ын дә­вам итә­сен- ит­мә­вен дә бел­ми, шу­лай да до­ку­мент ки­рәк бу­луы бар. Курс­таш кыз­ны оч­ра­тып, бе­раз мак­та­нып та ал­ды, ул Анг­ли­я­гә ки­тә, инг­лиз те­лен «су ке­бек эчә»… Алга таба →

«Кара исемлек»

Май 16, 2019

Ачык тә­рә­зә­лә­рен­дә са­ры, зәң­гәр ут­лар яна. Ху­җа­ла­ры да, мө­ла­ем ел­ма­еп, «ку­нак»­лар­ның кер­гә­нен кө­теп то­ра­лар­дыр ке­бек…

Кит­те бит за­ма­на, ку­нак ча­кы­рып сый­лый­сы, үзең­нең дә ба­ра­сың юк, «тыч­кан»­ның сул як кү­зе­нә ба­са­сың да, кем­гә те­ли­сең, шу­ңа «ку­нак»­ка ке­рә­сең дә чы­га­сың. Сөй­лә­шә­сең кил­мә­сә, бер сүз дә әйт­мә, җа­ның те­лә­сә, ике сә­гать сөй­ләш, бө­тен­ләй ирен­сәң – хат языш.

Әй, за­ма­на, за­ма­на! Кем кай­чан, кай­да укы­ган, кай­да эш­ли, кай­чан өй­лән­гән, оны­гы ту­ган­мы яки бе­рәр җир­дә ял итеп кайт­кан­мы – ба­ры­сы да бар мон­да. Кай­да ди­сез­ме? Ин­тер­нет­та, «К­ласс­таш­лар»­да. Гай­бәт­че­ләр­гә эш бет­кән хә­зер. Ин­тер­нет җи­тез! Ин­тер­нет класс!

Бы­ел юби­ле­ем бул­ды ми­нем, ла­ек­лы ял­га чык­тым, Ал­ла­га шө­кер. Ба­ла­ла­рым ноут­бук бү­ләк ит­те­ләр. Җи­тәр, әни, го­ме­рең буе эш­лә­дең, хә­зер рә­хәт­лә­неп ял ит, «вир­ту­аль­ный мир» бе­лән (аны­сы нәр­сә аң­ла­та­дыр та­гын) бәй­лә­неш­тә яшә, ди­де­ләр. Яшим, ни­гә яшә­мәс­кә, ил­дә­ге үз­гә­реш­ләр­гә чы­дап, ла­ек­лы ял­га чы­гал­ган­ны, аны­сы­на гы­на тү­зәр­без ин­де. Алга таба →