«Зәки Зәйнуллин татар милләтенә нәрсә бирә ала — барысын да бирде»
Язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның вафат булуы турында хәбәр килеп килеп иреште. Ун ел чамасы Башкортстанда, Стәрлебашта яши иде ул. Өендә ялгызы гына булган. Караучысы булган булуын, әмма аның өйдә юк чагы туры килгән. Бүген Зәки Зәйнуллин Стәрлебаш зиратына җирләнә.