Ни хикмәт, шәһәрдә кар, шыкраеп катып, бозга әйләнә дә куя. Ә авылда ул тәмле итеп аяк астында шыгырдый. Гүя яңа яуган ак кар сине сәламли… Ныклабрак карасаң, ак кар өстендә песи, эт эзләрен (ә бәлки башка, кыргыйрак берәр җанвар) эзләрен очратасың. Авылның кышы үзгә шул, табигый, җанга рәхәт…
Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре 26 гыйнварда игълан ителә.
«Китап» радиосы Казанда 98,6 FM ешлыгында эшли башлады. «Голос» телепроекты финалисты, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова радионың ешлыкта яңгыравы күрмәүче кешеләр өчен зур бүләк булуын әйтте.