Логотип «Мәйдан» журналы

Өй гөленең балчыгы ник агара?

Туфракта дым җитәрлек булганда, анда һәрвакыт бер матдәләрнең икенче матдәләргә әверелүе бара. Су сипкәндә тозлар су белән туфракның өске өлешенә үк күтәрелеп утыра. Гөл төбендәге туфракны озак йомшар...

Туфракта дым җитәрлек булганда, анда һәрвакыт бер матдәләрнең икенче матдәләргә әверелүе бара. Су сипкәндә тозлар су белән туфракның өске өлешенә үк күтәрелеп утыра. Гөл төбендәге туфракны озак йомшартмасаң, шунда җыелып, аксыл төскә керәләр һәм чүлмәкнең өске өлешендәге читләрен дә агарталар. 

Туфрак әче булганда, әлеге тозлар күбрәк утыра һәм күзгә ешрак ташлана. Шуңа күрә гөл үстерә торган туфракны алыштырып торырга, әледән-әле йомшартырга, аз гына микъдарда көл эремәсе сибеп, туфракның әчелеген киме­тергә киңәш ителә.
Гөл төбендәге туфрак­ның агаруы, моннан тыш, сибелгән суның сыйфатына да бәйле. Минераль матдәләргә, ягъни тозларга бай булган су сибү дә гөл төпләрендәге балчыкның агаруына китерергә мөмкин. Шуңа күрә  гөлләргә яңгыр суы сибү яхшырак.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар