Логотип «Мәйдан» журналы

“Наше время — безнең заман” III Республика эшләүче яшьләр фестивалендә җиңүчеләр ачыкланды

Бәйгенең гала-концерты 31 октябрь көнне “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узды.Фестиваль конкурсының зона этаплары 25 сентябрь - 17 октябрь көннәрендә Казанда, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә үткә...

Бәйгенең гала-концерты 31 октябрь көнне “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узды.

Фестиваль конкурсының зона этаплары 25 сентябрь - 17 октябрь көннәрендә Казанда, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә үткәрелде. Анда республиканың 28 муниципаль берәмлегеннән 800 ләп яшь профессиональ катнашкан. Аерым башкаручыларның фестивальдә катнашуы − быелгы бәйгенең үзенчәлеге.


Тантананы ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачты. Ул лауреатларны котлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде. “Эшләүче яшьләрнең иҗади омтылышлары республиканың динамик үсешенә йогынты ясый. Әлеге фестиваль эшче һөнәр ияләре вәкилләренең нинди сәләтле һәм мавыгучан булуын күрсәтә. Моннан тыш, ул яшьләребез аралашсын өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Катнашучыларның барысына да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим”, - диелгән анда. Рөстәм Миңнеханов сәламләвендә конкурста катнашучыларның елдан-ел артуын, узган ел 32 заявка килгән булса, быел аларның саны 118 гә җитүен дә ассызыклаган иде.


Бу кичтә Татарстан Республикасының 22 предприятиесеннән иҗади төркемнәр катнашты. Алар танылган, классик һәм заманча сәнгать әсәрләре яңгыратты. Барлыгы 34 иҗади номер тәкъдим ителде.


Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге шунда — ул гади мәдәни чара булып кына калмый, ә анда гаиләләр дә барлыкка килә. Гала-концерт вакытында егет үзенең йөргән кызына тәкъдим ясавы — шуңа дәлил. Алар Түбән Кама шәһәрендә танышкан булган һәм яшьләрне сәхнә кавыштырган. ТРРР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да: “Фестиваль яңа йолдызлар кабызып кына калмый, монда гаиләләр дә туа. Бу – иң мөһиме”, - дип ассызыклады.


Гала-концерт кысаларында “Вокал”, “Хореография”, “Минута славы”, “Визитка-презентация” номинацияләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук барлык конкурсларның да гомуми команда хисабы нәтиҗәләре дә яңгыратылды. “Наше время — безнең заман” фестиваленең гран-приен, ТР Президентының күчмә кубогы һәм 100 мең сум күләмендә акчалата премияне “КАМАЗ” ҖАҖ коллективы яулады. Моннан тыш, “Җидегән йолдыз” йолдызлыгындагы йолдыз җиңүче исеме белән аталды һәм ул “Роскосмос” сертификаты белән раслана.


Искәртеп узабыз: “Безнең заман” эшләүче яшьләр фестивале ТР Президенты ярдәме белән, 2013 елдан бирде үткәрелә. Анда республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшь (18-35 яшьлек) профессионаллар катнаша. Бәйге музыка, бию, сүз сәнгате буенча үткәрелә һәм, эшләүче яшьләрне төрле яклап үзләрен камилләштерү максатыннан, оештырыла.


 
Татар-информ.

Комментарийлар