Логотип «Мәйдан» журналы

Наил Мәһдиев эшмәкәрләргә Чаллы ИТ-паркы мөмкинлекләре белән танышырга тәкъдим итте

Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Чаллы ИТ-паркы резидентлары эшләнмәләре турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары булып 40 стартап-проект тора, ә алар ярдәмендә җ...

Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Чаллы ИТ-паркы резидентлары эшләнмәләре турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резидентлары булып 40 стартап-проект тора, ә алар ярдәмендә җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 7 ел эчендә 700 млн сумнан артып киткән.
ИТ-парк резидентлары Россия икътисадын һәм социаль өлкәсен комплекслы цифрлы трансформацияләүдә актив катнашалар. Алар илебез сәнәгатен, сәламәтлек саклау, мәгариф, финанс структураларын җитди модернизацияләү, мәгълүмати куркынычсызлык һәм башка күп кенә нәрсәләр өчен технологияләр эшли. Инновацион эшләнмәләрнең кайберләрен үз эшендә Кама аръягы сәнәгать һәм транспорт предприятиеләре файдалана.
"Әле күптән түгел генә iLean PRO Камаз белән контракт төзеде һәм тимерчелек заводының иң мөһим цехларының берсендә үз системасын гамәлгә кертәчәк. Бу җитештерү һәм персонал белән оптималь идарә итү өчен вакытны экономияләү системасы. Функционал "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогинда зур кызыксыну уятты. Бу безгә мондый очрашулар һәм презентацияләрне даими нигездә оештыру мөһим булуын тагын бер кат раслый", – дип билгеләп үтте ИТ-паркның Тышкы элемтәләр һәм маркетинг департаменты җитәкчесе Татьяна Игуменцева.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шулай ук ИТ-парк эшчәнлеге белән танышу юнәлешендә эшнең мөһимлеген билгеләде: "Кызганычка каршы, безнең бизнесның зур өлеше Чаллы ИТ-паркында булган  мөмкинлекләрдән файдаланырга мөмкин булуы турында белми. Берничә эре компания Яр Чаллыда гына түгел, ә безнең шәһәрдән читтә дә ИТ-парк эшләнмәләрен кулланалар, Ходай үзе ИТ-парк мөмкинлекләреннән файдаланырга куша".

Моннан тыш, шәһәр башлыгы автокаланың ИТ-потенциалын күрсәтү үсеп килүче буын өчен дә үткәрелергә тиешлеген билгеләп үтте.
Бүген Чаллы ИТ-паркы актив халыкара эшчәнлек алып бара һәм үзенең ИТ-карарларын Россия Федерациясеннән читкә чыгаруга ярдәм итә.
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар