Логотип «Мәйдан» журналы

Мыек астыннан гына елмаюлар

ВатанымШагыйрьләр Р. Вәлиев сүзләренә җырлана торган «Ватаным» җыры турында сөйләшеп торалар. Берсе: «Ул җыр – Татарстан турындагы җыр», – дип раслый. Икенчесе җырның Рәсәй турында булуын әйтә. Шунда...

Ватаным
Шагыйрьләр Р. Вәлиев сүзләренә җырлана торган «Ватаным» җыры турында сөйләшеп торалар. Берсе: «Ул җыр – Татарстан турындагы җыр», – дип раслый. Икенчесе җырның Рәсәй турында булуын әйтә. Шунда Р. Миңнуллин, мыек астыннан гына елмаеп куя:
– Ялгышасыз, «Ватаным» моннан 20 еллап элек язылган, димәк, ул Советлар Союзы турындагы җыр!..
 
Карловы Варыда
Роберт Миңнуллин җәмәгате белән Карловы Варыга китеп бара. Августның урталары. Чехиянең матур табигатен күзәтеп барган Клара ханым:
– Каеннар да саргая башлаган инде, – ди.
– Безне көтә-көтә саргайганнардыр алар. Ничә еллар җыенып та килә алмаган идек бит, – дип елмая шагыйрь.
 

Бүгенге эстрада


Татарстан телевидениесенең «Чулпан» программасыннан җырчы Салават Фәтхетдинов сөйли:
– Бүгенге татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә...
Роберт Миңнуллин, тапшыру тәмамлангач, Салаватка шалтырата:
– Мин бик аңлап бетермәдем: эстрада бик түбән дәрәҗәдә дип, үзеңне дә кертеп әйттеңме, әллә инде башкаларны әйтеп тә тормадыңмы?
 

Паркинсон


(Рамазан Абдулатипов сөйләгән иде)
Карт, авыру Рәсүл Гамзатовны чыгыш ясарга чакырып, ерак авылдан вәкил килгән.
– Бик тә барыр идем дә, Паркинсон җибәрми шул, – дигән Рәсүл.
Вәкил аптырап калмаган:
– Борчылмагыз, Рәсүл ага, Паркинсон белән үзебез сөйләшербез, – дигән.
– Сөйләшегез, сөйләшегез, Паркинсон җибәрсә, барырмын, – дип җавап кайтарган Рәсүл.
– Рәхмәт, Рәсүл ага, рәхмәт, – дип, вәкил Паркинсон белән сөйләшергә чыгып киткән.
 

Роберт Миңнуллинның Казанга килүе


Журналистлар шагыйрь Роберт Миңнуллиннан сорыйлар икән:
– Роберт Мөгаллимович, сез Башкортстаннан Казанга кайчан килгән идегез?
– Мин Казанга килгәндә, Казанның 800 еллыгын уздырырга әзерләнә генә башлаганнар иде әле. Хәзер исә башкаланың 1000 еллыгын уздырырга җыенабыз. Килгәнемә ничә ел икәнен үзегез чамалагыз инде, – дип җавап биргән шагыйрь, мыек астыннан гына елмаеп.


 

Рудольф Нуриевның милләте


Бөек бию остасы Рудольф Нуриевның милләте турында сүз чыккач, Роберт Миңнуллин мыек астыннан гына елмаеп әйтеп куйган:
– Нуриевның әнисе – татар, әтисе – Башкортстанныкы.


 

В чем дело?


Кайсыдыр бер киңәшмәдә Президент М. Ш. Шәймиев Югары Ослан районының хакимият башлыгы Осянинны бастыра:
– Эшләрегез бик начар бит. В чем дело?
Осянин ике дә уйлап тормый, чатнатып җавап бирә:
– Ну что я могу делать, Минтимер Шарипович, у меня же все русские...
Президент аптыраудан җавапсыз кала. Чыннан да четерекле мәсьәлә бит. Нәрсә дип тә җавап бирә алмассың.
 
 

Татарның иң негры...


«7 йолдыз» фестивале бара. Сәхнәгә Финляндиядә яшәүче җырчы Җәмилә белән негр егете Ндиоба чыга. Татарча җырлый башлыйлар. Сәхнә артында басып торган Илһам Шакиров Салаваттан сорый икән:
– Кара әле, Салават, татарларның негрлары да була микәнни ул?
– Нигә, Илһам абый, татарның негрдан бер артык җире дә юк инде аның. Негр кебек үк эшли, негр кебек үк яши, – дип җавап кайтара Салават, уйлап-нитеп тормыйча гына.
Шуннан ни әйтергә белми торган И. Шакиров:
– Алай булгач, татарның иң негры мин буламдыр инде, – дип авыр сулап куя да негр малаеның татарча җырлаганын тыңлый башлый.


 

Бер букет чәчәк


«7 йолдыз» фестивале бара. Сәхнә артында җырчы Венера Ганиева белән концертны алып баручы Роберт Миңнуллин сөйләшеп торалар. Шатлыгы йөзенә чыккан Хәния Фәрхи зур, матур букет тотып, алар яныннан узып китә.
– Залда минем дуслар да утыра. «Чәчәк белән киликме?» – дигәч, мәшәкатьләнеп йөрмәскә куштым, – ди Венера Ганиева, үзе Хәния кулындагы чәчәкләрдән күзләрен дә алмый.
– Нигә, аның бер гаебе дә юк инде. Зерә алай иткәнсең, – ди аңа Роберт Миңнуллин. – Чәчәкнең үзең теләгәнен сатып аласың, үзең алып киләсең, дусларыңның кулына үз кулларың белән тоттырасың. Алар исә сәхнәгә менеп ул букетны сиңа тоттыралар. Халык гөрләтеп кул чаба. Мәшәкате генә күбрәк. Миңа калса, бик күп җырчылар шулай итә.
– Мин бик күп җырчылар рәтенә кермим шул, бик аз җырчылар рәтенә керәм, – дип елмая Венера, үзе һаман Хәниянең кулындагы чәчәкләрдән күзләрен ала алмый.


 

Кайда эшлисең?


Илһам Шакиров Әлфия Тутаеваны очраткач, сорый икән:
– Кайда эшлисең әле син, сеңелем?
– Мәдәният идарәсендә, – дип җавап бирә Әлфия горур гына.
–Бигрәк пүчтәк җирдә эшлисең икән, – ди Илһам исе китми генә...
Икенче тапкыр очрашкач, Илһам тагын сорый икән:
– Кайда эшлисең әле син, сеңелем?
–Мин, Илһам абый, Казан шәһәре мэриясендә Мәдәният идарәсе башлыгы булып эшлим! – ди Әлфия Тутаева.
– О-о, бик зур урында эшлисең икән син, сеңелем. Молодец! – дип, аның аркасыннан кагып ала…
Сүзеңне җиренә җиткереп әйтә дә белергә кирәк шул.


 

Р.Фәйзуллинның чәче нигә агармаган?


Кайчандыр татар әдипләре Ренат Харис, Равил Фәйзуллин һәм Вакыйф Нуруллин Чернобыльдә иҗат командировкасында булып кайтканнар иде. Аннан соң инде бик күп еллар узды. Бер сөйләшеп утырганда, шул хакта кемдер искә төшерде:
– Карале, Ренат белән Вакыйфның чәчләре ап-ак булды. Әллә шул Чернобыль аркасында микән? Югыйсә, анда Равил Фәйзуллин да бар иде бит.
Роберт Миңнуллин тыңлап-тыңлап торган да бик белдекле кыяфәт белән әйтеп куйган:
– Чәчләре коелып бетмәгән булса, аныкы да агарган булыр иде.
 
Дәвамын журналның ноябрь (№11, 2016) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар