14-15 сентябрь көннәрендә Мөслимдә танылган шагыйрьләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Зөлфәт Маликов (Зөлфәт) һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулуга багышланган “Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре” уза. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегеннән хәбәр итәләр.

24-39

Юбилей чараларына килүчеләр өчен Мөслим төбәгенең истәлекле урыннарына экскурсияләр, түгәрәк өстәл янында әңгәмәләр, мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында укучылар, әдәбият сөючеләр белән очрашулар оештырыла.

Шагыйрьләр истәлегенә тантаналы кичә Мөслимнең Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында 14 сентябрьдә 18.00 сәгатьтә булачак.

Бәйрәм чараларында язучы, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша, ди проектны оештыручылар.

 

Татар-информ

Комментарий язарга