Логотип «Мәйдан» журналы

Мөршидә Кыямова: Тукай заманындагы сүзләр татар телендә бөтенләй онытылып бара

«Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова Габдулла Тукай заманындагы сүзләр татар теле сөйләмендә бөтенләй онытылып баруын әйтте.«Ул сүзләр бит татар теленең байлыгы. Мәһдиев, Тукайлар...

«Идел» журналының баш мөхәррир урынбасары Мөршидә Кыямова Габдулла Тукай заманындагы сүзләр татар теле сөйләмендә бөтенләй онытылып баруын әйтте.

«Ул сүзләр бит татар теленең байлыгы. Мәһдиев, Тукайларны укыган кеше аларны аңлый, ә кайбер журналистлар миңа „Мөршидә, бу сүзне язма инде“, — дип әйтә. Аңларга кирәк. Аны югары белем алган татар теле белгечләре дә кулланмаса, кем кулланыр? Күпчелек журналистларның сөйләме татарча булса да, мәгънәсе аңлашылмый», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков татар теленең дөрес кулланылышын мөһим мәсьәлә булуын әйтте. «Проектларның төп бурычы — рус сүзләрен кыстырмыйча дөрес татар теле сөйләменә өйрәтү. Материалларның күп булуы проектның уңышына да бер нәтиҗә бирә», — ди ул.
«Кыямовлар кыздыра» — журналист һәм журналистика проблемаларын кем күтәрә соң, дигән фикердән туган проект. Бу гаилә проекты да. Аның беренче чыгарылыш чыкканнан соң, миңа ярты көн шалтыраттылар. Хәтерләсәгез, без анда кайбер материалларны тәнкыйтьләп тә алдык. Шуңа күрә безгә янап та шалтыраттылар», — ди Мөршидә Кыямова.
Журналист сүзләренчә, яңа буынга сыйфатлы продукция калырга тиеш. «"Tatmedia junior"ның бу өлкәдә эшчәнлеген яхшы бәялим. Беренче ярты елда операторлар белән дә эшләү авыр булды, ул синең эшең, уңышың гына түгел, ул команда эше дә», — дип өстәде ул.
 

Автор: Зилә Мөбәрәкшина


Фото: Солтан Исхаков


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-10-2021/m-rshid-kyyamova-tukay-zamanyndagy-s-zl-r-tatar-telend-b-tenl-y-onytylyp-bara-5840865

 

Комментарийлар