Логотип «Мәйдан» журналы

Мирас сакчылары Татарстан уку йортларында ХХ гасыр архитектурасы буенча курс кертүне сорый

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан Республика бүлеге, Архитекторлар берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге Татарстан Президенты исеменә мөрәҗәгать әзерләгән. Анда...

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан Республика бүлеге, Архитекторлар берлеге һәм Татарстан Рәссамнар берлеге Татарстан Президенты исеменә мөрәҗәгать әзерләгән. Анда республика мәктәпләре һәм югары уку йортларының белем бирү программаларына XX гасыр архитектурасы һәм монументаль сәнгате турында киңәйтелгән бүлек кертү сорала.
Әлеге тәкъдим хәзерге сәнгатьне саклау, аны реставрацияләү һәм шәһәр мохитенә җәлеп итү буенча активистлар мөрәҗәгатендәге алты пунктның берсе булып тора. Идея авторлары моның өчен «ХХ гасыр мирасы» адреслы программасын эшләргә тәкъдим итәләр.
«Совет модернизациясе чоры мирасы -1955-1991 еллар чоры архитектурасы саклауга аеруча мохтаҗ. Объектларның саклауга лаеклыларыннан аз өлеше генә саклана торган дәрәҗәгә ия. Җирле һәм төбәк әһәмиятендәге һәйкәлләр категорияләре, нигездә, конструктив һәм Сталин чоры стилендәге биналарга гына бирелгән», - дип шәрехләнә документта.
Хәзерге вакытта Казанда аеруча кыйммәтле объектлар исемлегендә СССР чорының нибары 23 объекты гына бар, шуларның тугызы – монументаль сәнгать үрнәкләре. Тагын 39ы ачыкланган мәдәни мирас объектлары яки шундый сыйфатка ия хәлдәгеләр.
Шул ук вакытта, хат әзерләүчеләр фикеренчә, Казанда ТАССР Рәссамнар берлегенең Сәнгать фонды бинасы (1970 нче еллар төзелгән) һичшиксез исәпкә алынырга тиеш. Шулай ук 1975 елда Чаллыда куелган «Ватан-Ана» монументы да (скульптор Илдар Ханов- ТИ иск.) бүгенге көндә архитектура һәйкәлләре исемлегенә кермәгән.
Мирас сакчылары аларны һәм тагын 35 объектны (Казандагы һәм Чаллыдагы йортлар һәм монументаль композицияләр) беренче чиратта мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертергә тәкъдим итә. Чаралар, юллама авторлары фикеренчә, җәмгыятьнең дә, төбәк хакимиятенең дә ХХ гасыр мирасына мөнәсәбәтен радикаль үзгәртергә, гомумән алганда, аларның кыйммәтен борынгы мирас кебек үк танытырга ярдәм итәчәк.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180246/

Комментарийлар