Логотип «Мәйдан» журналы

"Мифны җимерүче роман"

4 июньдә Уфада Халыклар дуслыгы йортында язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үтте. "Туташ" романы буенча фикер алышу "Тулпар" журналы һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы тәкъдиме белән торм...

4 июньдә Уфада Халыклар дуслыгы йортында язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу үтте.
"Туташ" романы буенча фикер алышу "Тулпар" журналы һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы тәкъдиме белән тормышка ашты.
Айгөл Әхмәтгалиева Чаллы шәһәрендә яши, актив иҗат итә, "Ел китабы-2017", М. Кашгарый исемендәге халыкара конкурс җиңүчесе, "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире.
Уфалыларны аның "Туташ" романы ("Мәйдан", 2017, № 7-12) ни өчен кызыксындырды соң? Ник дигәндә, әсәр легендар актриса, 1912 елда Уфада "Нур" театр труппасын оештырган Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган. Уфада 2001 елдан эшләп килгән татар хатын-кызлары оешмасы да "Сәхибҗамал" исемен йөртә.
Оешма рәисе Динә Морзакаева билгеләвенчә, алар һәр утырышны мәгънәле, файдалы итеп үткәрергә омтыла, Татарстан кунагын күрүгә бик шат булдылар, мондый очрашулар әдәби бәйләнешләрне, дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә.
Фикер алышу бик кызу, җанлы барды. Һәр чыгыш ясаучының үз фикере бар иде. Мәсәлән, педагогия фәннәре кандидаты, БДУ доценты Лилия Сәгыйдуллина фикеренчә, роман байопик жанрында язылган; автор искиткеч зур эш башкарган; бу әсәр, героиняның катлаулы язмышының моңарчы билгесез булган якларын ачып, Сәхибҗамал Волжская турындагы мифны җимерә.
Бөтендөнья татар конгрессының Уфадагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Руслан Сөләйманов романның шомлы, салкын ноктадан башланып китүен ошатып бетермәгән.
"Нур" театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усманова әсәрнең тарихи мохитне тудыруы, театр тарихын яктыртуы белән кыйммәтле булуын ассызыклады.
"Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Сөләйманова тарихи һәм лирик-эмоциональ катламнарның үрелеп баруын, күренекле шәхес язмышы аша татар халкы үткән аерым бер чорның чагылыш табуын, язучының сюжет кору осталыгына ия булуын билгеләде.
Язучы, "Кызыл таң" газетасы журналисты Венера Мәҗитова фикеренчә, әсәр Тукай премиясенә лаек булырдай дәрәҗәдә.
"Кызыл таң" газетасы журналисты, "Юлдаш" радиосы алып баручысы Резеда Вәлитова А. Әхмәтгалиеваның Хәния Фәрхигә багышланган "Хәния" повесте белән дә танышкан һәм югары фикердә калган.
"Ихлас" мәчете имам-хатыйбы, шагыйрь Мөхәммәт Галләм, "Диләфрүз" газетасы мөхәррире Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова, "Сәхибҗамал" оешмасының актив әгъзалары Флүсә Назаргулова, Тәнзилә Исәнбирдина, Фәүзия Гайзаман, Зәлия Ахунова, Зөһрә Исламова, әдәбият сөючеләр әсәр хакында үз тәэсирләре белән уртаклашты, кайчак бәхәс тә кабынып китте.
Музыкаль күчтәнәч тә бик урынлы иде. Резеда Сабитова башкарган "Сәхибҗамал" оешмасы гимнының сүзләрен Дилә Булгакова (ул да очрашуга килде), көен Резеда үзе иҗат иткән. Ә яшь җырчы Кадрия Исламова башкарган "Ак чәчәкләр" җырының сүзләре чараның кунагы Айгөл Әхмәтгалиеваныкы иде.

Дилбәр БУЛАТОВА.

http://kiziltan.ru/

Комментарийлар