Ул көннәр инде еракта калды. Хәер, ерак та түгел кебек, бөтенесе дә кичә генә булды шикелле.
Без ул чагында бик бәхетле идек. Хисләребез дә, омтылышларыбыз да, таңнарыбыз да уртак иде. Сәгадәтле минутлар минем йөрәгемдә сүнмәс ялкын булып һәрвакыт янып торырлар.
Төнге авыл тынып калган. Без синең белән йөз яшьлек каен ышыгында утырабыз. Йөрәкләр еш-еш тибә, чиксез мәхәббәттән, бер-береңнән башка яши алмаудан, сөешү бәхетеннән канәгать булып типтеме икән алар, әллә инде шушы сәгадәтле мизгелләрнең гомерлек бер якты, җылы хатирәсе булып күңелгә сеңәчәгеннән бу мизгелләрнең озакка сузылмавын тоеп, алдан күреп типтеләр микән?
Август аеның салкынчарак кичләре… Бер-беребезгә ныграк сыенышып сүзсез утырабыз. Тынлык…Синең кайнар сулышың һәм «яратам» дип ихластан әйткән пышылдавың гына ишетелеп куйды. Без ике гашыйк, дөньяда хәсрәт һәм гамьнәр барлыгын онытып, бер-беребезне ярату, өзелеп ярату бәхетендә онытылганбыз. Хисләр таша – унҗиде яшьлек күкрәкләргә генә сыймый, җир өстенә чыгып, бөтен җәйге дөньяны коча, сөя, иркәли һәм назлый. «Яратам!» Күңелгә якын бер аһәң белән яңгыраган бу сүз, минем гомерлек юлдашым, газаплы тормыш юлларында адашсам юл күрсәтүче маягым булыр.
Табигать тә, хисләр дә, моңнар да – барысы да канатлы-дәртле иде. Яшьлекнең үзенә куәтле канатлар үскән иде сыман. Мин җиңеп чыкмаслык, мин үтәмәслек бер генә киртә дә юк кебек иде, ә бит барысын да син бирдең: канат, дәрман, моң һәм илһам. Синең «яратам» дип әйткән сихри көчкә ия булган сүзең бирде миңа ул канатларны.
Шушы бәхетле мизгелләрне искә төшергәндә, минем сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Җырыма куәт, хисләремә канат бирүең өчен, рухыма егәр бирүең өчен рәхмәт сиңа!
Син миңа кайнар сулышың белән мин көткән сүзеңне әйтәсең, без бәхетле… Ә безнең өстә, йөз яшьлек каен шаулый. Ул безнең мәхәббәтнең горур сакчысы кебек. Нәрсә әйтә икән ул безгә? Йөз яшьлек каен…


Комментарий язарга