Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә “Казан икебезгә ” шигъри кичәсе була

Бүген сәгать 16.00 дә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә “Казан икебезгә”/”Казань на двоих” шигъри кичәсе була.Мәдәни чарада Казаннан килгән шагыйрьләр Галина Булатова һәм Эдуард Учаро...

Бүген сәгать 16.00 дә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә “Казан икебезгә”/”Казань на двоих” шигъри кичәсе була.
Мәдәни чарада Казаннан килгән шагыйрьләр Галина Булатова һәм Эдуард Учаров катнашыр дип көтелә. Алар тамашачыларны үзләренең иҗаты белән таныштырачак, шулай ук татар классикларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре дә яңгыраячак. Моннан тыш, очрашуга тарихчы Марат Сәфәров чакырулы.
Керү — ирекле, диелә әлеге үзәкнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Комментарийлар