Логотип «Мәйдан» журналы

Мәликә тавы

Хикәя.

Төн уртасы. Бар тирә-як тирән йокыда. Тәрәзәдән көмеш ай яктысында әкрен генә кар яуганы күренә. Тирә-як тып-тын, бары тик күрше эте ара-тирә ялкау гына һау-һаулап куя. Дөньяның көндезге мәшәкатьләрдән, ыгы-зыгыдан, чабулаудан тәмам арып, азга гына булса да черем иткән мәле... Ә менә мине йокы алмый. Хәер, төн йоклар өчен генә түгел, ә бәлки мәңгелекнең үзе шикелле туктый белми агылган уйларың белән ялгыз калыр, чәбәләнгәннәрен тәртипкә салыр, яшәү асылы турында уйлар-уйланыр өчен дә.
... Бүген авылда бер карчыкны җирләгәннәр. Соңгы вакытта кызы һәм кияве «тәрбиясендә» район үзәгендә көн күргән бу әби, байтак еллар элек кайдандыр авылга кайткан иде, күрәсең, тамырлары безнең яклардандыр. Аны авыл кабул итте, яшәр өчен әйбәт кенә өй дә табылды. Тик ул ни яшәү рәвеше белән, ни холкы-фигыле белән авылга ямь дә, нур да өстәмәде, ниндидер файдалы шөгыль табу, эш башкару да гамендә булмады. Бар белгәне – эчү иде. Исереп алгач, ямьсезләнеп, дөньяны ямьсезләп, урам буйлап йөрде. Район үзәгенә күчкәч тә, яшәү урыны биредә теркәлгәнгә күрә, пенсиясен алырга ай саен кайтып йөрде. «Кышкы салкыннарда өсте ярым ялангач, аягында эссе җәй көнендә бакча тирәсендә киеп йөри торган чәпелдек була торган иде», – ди, күреп белгәннәр. Ә пенсия акчасы, ул, Ходаем, күпме булгандыр инде, кирәк, бик кирәк. Чөнки беркайда да эшләмәүче кызы белән кияве дә яшел елан сазлыгында. Өчәүләп бер инәйнең пенсиясенә эчә торгач, бичара карчык җан тәслим кылган. Адәм баласына соңгы сыеныр җир дә кирәк шул: машина табып, ничек кирәк алай кәфенләп, карчыкны җирләргә авылга кайтарганнар. Имам кабер казучылардан ләхет тә алдырган, женаза да укыган. Кыскасы, барысы да тиешенчә эшләнеп, дини йолалар тиешенчә башкарылып, мәрхүмә мәңгелек йортына урнаштырылган. Мәңгегә күзләрен йомган бәндәне җиренә җиткереп җирләргә кирәк, югыйсә, гөнаһысы бөтен авылга төшүе бар, ди имам.
Кем белә, бәлки авыл, менә шундый адәм балаларының җан көеге булып, тирән тамырлы тарихына, кояштай яктылыгына тап төшереп йөрүенә сыкрый, сызлана, кочагына кабул итүенә үкенә торгандыр? Әмма авыл авыл инде, Әнидәй мәрхәмәтле, Аллаһы Тәгаләдәй изге.
Кем белә, бәлки куенында күркәм эш-гамәлләре белән якты эз калдырган, исемнәре моңлы бер җыр булып яшәгән гүзәл кешеләр яткан зират та мондый адәм балаларын үзенә алырга бик теләп тормыйдыр, әмма зират зират инде ул: дәшми, гасырлар буе серләрен җанында саклый. И заман, авылда, шәһәрдә, илдә бер иш әбиләр һәм бабайларның, агайлар һәм апаларның, ирләр һәм хатыннарның, яшьләр һәм хәтта балаларның эчкечелеккә бирелүенә, шул сәбәпле үлем-китемнең күбәюенә, гарип балалар тууына, гаиләләрнең таркалуына; әхлакый кыйммәтләрнең югала, әкрен генә бар дөньяны хәвефле битарафлык, шыксыз гамьсезлек били баруына кемне гаепләргә?! Синеме, аларның үзләренме? Әллә сине дә, аларны да шушы хәлгә төшергән «акыл ияләренме»?! Их, татар әбекәйләре, нишләдегез сез!
Юк, юк, бу карчык турында башкача уйлыйсым килми, авыр, йөрәкне сызлаткан, әрнеткән бу уйдан качасым килә. Ә, әйе, миңа бит күңелемә бер кочак яктылык, пакьлек өстәгән бер хәтер-хатирә сөйләгәннәр иде.
 

 

***


... Бу узган гасырның 54-58нче елларында Бәләбәй районының Акбасар авылында була. Ул чакта әле авылга су килмәгән, колонкалар куелмаган. Сала артык зур булмаса да, урамы, яхшы көтүче чыбыркысыдай, шактый ук озын сузылган. Аргы очтан да, бирге очтан да авыл уртасыннан борылып киткән тыкрыктан төшеп, инде картларның телендә генә калган атлар «добыры» янындагы чишмәгә суга йөргәннәр. Чибәр кызлар, яшь киленнәр ни уңган булсалар да, көянтә асып, ерак чишмәдән су ташу, ай-һай, бер дә рәхәт булмый.
Авылның аргы очында ире Әхмәдия абзый  белән Мәликә исемле әбекәй яшәгән. Тату, матур яшәгәннәр алар. Мәликәттәй бәләкәй генә, ябык кына булган, әмма күңеле гел матурлыкка омтылган. Көннәрдән бер көнне бәрәңге бакчалары артыннан аккан елганың теге ягындагы Каршы тау итәгенә Мәликәттәй үзе кебек җыйнак кына көрәк күтәреп менгән.
– Бу тау бик юмарт, өстендә хәзинәләргә бай урман шаулый, һичшиксез аның чишмәсе дә булырга тиеш.
Мәликә әбекәй, авылдашларына тау чишмәсе бүләк итәр өчен, өч җәй көрәге ярдәмендә, ә күбрәк куллары белән аксыл-күксел төстәге туфраклы тау битен казый, чокый. Куллары, бармаклары суелып бетә, ә ул туктамый. «Исемемне тарихта калдырасым килә», – ди максатчан әбекәй. Беләсезме, үз дигәненә ирешә ул – берничә урыннан чокый торгач, нәзек кенә булып чишмә ургыла. Тешләрне камаштырырлык салкын, саф сулы, шат күңелле сабый чишмә. Аңа нечкә генә торба куялар. Бу очта торган бер яшь кыз бер чиләген әлеге чишмәгә куя, ә пар чиләген көянтәсенә асып, ерак чишмәгә бара торган була. Кайтуына, мондагы чиләге дә тулып тора. Чиратлап башкалар да шулай эшли. Тау чишмәсе суын чәйгә генә тоталар. Тау битеннән чылтырап аккан, җыры белән дә, суы белән дә сыйлаган бу чишмәне авыл халкы Мәликә чишмәсе дип йөртә башлый. Тормыш яхшыргач, авылга су килеп, биш-алты йорт туры саен урамга колонкалар куелгач, әлбәттә, чишмәләргә йөрү бетә. Күптәннән вафат булса да, берчә якты, берчә дуамал хыялын тормышка ашырган Мәликә әбинең исеме башта Мәликә чишмәсе, тора-бара Мәликә тавы дип, халык хәтерендә саклана.
... Минем бу хакта уйлыйсым гына түгел, җиңнәрен сызганып, күлмәк итәген кыстырып, арык куллары белән туфрак актарган изге күңелле Мәликә әбине бик-бик күрәсем килә. Хәер, күрмәсәм дә, ул инде онытылмаслык булып, күңел түрендә үз урынын алган. Ә Мәликә тавын барып күрәм, мәчеткә кереп, якты күңелле бу татар карчыгы рухына дога кылып, хәер бирәм әле.

 

 

 

 

Зәйфә САЛИХОВА

 

Фото: https://vk.com/

 

 

«Мәйдан» №9, 2020.

 

 

Комментарийлар