Логотип «Мәйдан» журналы

Мәктәп дәреслекләренә экспертиза уздыру өчен Мәгариф министрлыгы дәүләт заказчысы булачак

Россия Мәгариф министрлыгы дәреслекләрнең федераль исемлеген төзегәндә экспертиза уздыруны дәүләт биреме кысаларында оештырырга ниятли. Әлеге эштә министрлык дәүләт заказчысы буларак катнашачак. Бу ту...

Россия Мәгариф министрлыгы дәреслекләрнең федераль исемлеген төзегәндә экспертиза уздыруны дәүләт биреме кысаларында оештырырга ниятли. Әлеге эштә министрлык дәүләт заказчысы буларак катнашачак. Бу турыда Россиянең мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.
Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты утырышында Татьяна Синюгина шул хакта әйткән. Аның сүзләренчә, министрлыкта проект әзер һәм хәзер килешүләр бара. Якын арада ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Экспертларны квалификацияле характеристикага нигезләнеп, җентекләп сайлап алуга аерым игътибар биреләчәк.
"Моннан тыш, дәреслекләрне тикшерүдә катнашкан экспертның фамилиясе, исеме һәм әтисенең исеме дәреслектә күрсәтеләчәк, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булачак", - диде Татьяна Синюгина.
Федераль дәреслекләр исемлеген төзүнең гамәлдәге тәртибе буенча, дәреслеккә фәнни, педагогик, иҗтимагый, этномәдәни һәм төбәк экспертизасы министрлык инициативасы белән үткәрелә. 2018 ел ахырында мәгариф министры Ольга Васильева федераль дәреслекләр исемлеген раслады. Исемлектәге 1370 дәреслектән 863е калдырылган.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/20/182979/

Комментарийлар