Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгърифәтче Илдус Әмирхан вафат

 Галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирхан озак авырудан соң дүшәмбе иртәнге якта вафат булды. Илдус аганың вафаты турында Азатлыкка журналист, сәясәт белгече Руслан Айсин хәбәр и...

 
Галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Илдус Әмирхан озак авырудан соң дүшәмбе иртәнге якта вафат булды.
 
Илдус аганың вафаты турында Азатлыкка журналист, сәясәт белгече Руслан Айсин хәбәр итте. Ул соңгы елда яман шеш белән интекте, аның чыгып йөрергә хәле булмады, галимне өендә хатыны тәрбияләде. 2017 елның 18 декабрендә Илдус Амирханов үзенең Facebook битендә " Соңгы көннәрем ахры, туганнар! Бәхилләшик, әйдә! Беркемгә дә ачуым-үпкәм юк. Бәхил булыгыз!" дип язган иде.
Илдус Әмирхан 1941 елның 4 гыйнварында Сембер өлкәсе Иске Кулаткы авылында туа. Ул – күренекле Әмирханнар нәселеннән.
Мәктәпне тәмамлагач әтисе, сәяси золымнан куркып, Казан университетының татар журналистикасы факультетына укырга керергә рөхсәт бирми. Илдус Әмирхан 1958 елда Сембернең беренче тимер юл мәктәбенә укырга керә. Апасы Зәйнәп ярдәме белән укуын тәмамлагач, Казанга килә. Гаскәрдә хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан университетының механика-математика факультетында белем ала, туган ягында математика укыта, мәктәп мөдире була. Соңрак Казанга күчә, Мәскәүнең нефть үзәк фәнни-тикшеренү институты аспирантурасын тәмамлый.
 
Милли хәрәкәткә узган гасырның 90нчы елларында килә. Илдус Әмирхан милли яшәешнең асылын үз эченә алган татар кануны, татар гаилә кодексы, милли мәгариф концепциясен, мәхәллә нигезнамәсен төзеде. Бу фәнни эшләнмәләр нигезендә, татар милләте нинди генә шартларда да яшәргә тиеш һәм аның төрле шартларда яшәү тәҗрибәсе бар дигән фикер ятты. Татарның милли яшәеше, шәхес дәрәҗәсеннән алып, гаилә, нәсел, ыру, кабилә һәм тулы милләт дәрәҗәсендә корылганда гына татар халкы милләт була ала дигән фикерне алга сөрде. Шушы фәлсәфәне Илдус Әмирхан үзе үк тормышка ашырып барды. Галим мәхәллә системын төзеп, аны тормышка ашырырга теләде.
Күпмедер вакыт ул Милли Мәҗлес рәисе булып та торды.
Илдус Әмирхан шулай ук "Әмирхания" фонды да төзеде. Әмирханнар нәселе 110 ел буе Казанның Искеташ мәчетендә имам булып тора. Бу нәселдән беренче татар тарихын язган Хөсәен Әмирхан, классик язучы Фатыйх Әмирхан чыккан. Илдус Әмирхан Яңа татар бистәсендәге биналар саклап калмады дип 2016 елда Азатлыкка ачынып сөйләгән иде.
"Без – куылган халык идек. 1960нчы елларда Казанга кайттык, әмма биналарны кайтару турында сүз ачарлык түгел иде. Тузган агач йортлар иде. Ремонтларга кирәк. 1990нчы елларда 35нче санлы татар мәктәбен, Әмирхания мәдрәсәсен, Рабига мәктәбен торгызырга дигән мәсьәләне күтәрдек. Мәчетне үзәк итеп оештырып мәхәллә системын булдырырга хыялландык. Әмма безгә рөхсәт итмәделәр. Ахыр чиктә йортларны бульдозер белән җимерделәр", диде Илдус ага Азатлыкка.
Илдус Әмирхан 18 июньдә Самосыровоның мөселман зиратында җирләнә.
 
 
https://www.azatliq.org

 
 

Комментарийлар