Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәгариф» проекты кысаларында Татарстан мәктәпләре 97 мобиль сыйныфка ия булачак

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен 97 мобиль сыйныф сатып алачак. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен 97 мобиль сыйныф сатып алачак. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру өчен субсидия бүлеп бирү кысаларында Татарстан Республикасы гомумбелем бирү оешмаларына мобиль сыйныфлар сатып алыначак», - диелә документта.
Бер «Цифрлы белем бирү мохите» программа-аппарат комплексы бастыру, сканерлау һәм күчермә алу өчен күпфункцияле җайланманы, укытучы ноутбугын, интерактив тактаны, шулай ук укучылар өчен 10 ноутбукны берләштерә.
Электрон машиналар федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән акчага сатып алыначак. Килешүнең бәясе 58,2 миллион сум тәшкил итә. Техника мәктәпләргә 2019 елның 20 сентябренә кадәр тапшырылырга тиеш.
Яңа җиһазларны республика муниципаль районнарындагы 97 гомумбелем бирү оешмасы алачак. Әйтик, Яшел Үзән районының – җиде, Арча, Биектау, Кукмара, Саба, Питрәч һәм Чирмешән районнарының – дүртәр, Баулы, Азнакай һәм Сарман районнарының өчәр мәктәбе компьютерлар комплектына ия булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189505/

Комментарийлар