Логотип «Мәйдан» журналы

Мәгариф министрлыгы класс җитәкчеләренә тиешле өстәмә түләүләрне контрольдә тотачак

Россия Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләренә айлык акчалата өстәмәләрне түләүне контрольгә алачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов онлайн-режимда узган федераль укытучылар советында...



Россия Мәгариф министрлыгы сыйныф җитәкчеләренә айлык акчалата өстәмәләрне түләүне контрольгә алачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов онлайн-режимда узган федераль укытучылар советында әйтте.





«Сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмәләргә килгәндә, муниципалитет яки төбәк дәрәҗәсендә каралган барлык түләүләр дә кимеми, алар кала. Әгәр ниндидер үзгәрешләр булса, безгә яки мәгариф идарәләренең төбәк органнарына хәбәр итегез», — диде мәгариф министры.




Кравцов сүзләренчә, класс җитәкчеләре федераль бюджеттан 5 мең сумны 1 сентябрьдән алачак.


 
https://tatar-inform.tatar/news/science/26-08-2020/m-garif-ministrlygy-klass-it-kchel-ren-tieshle-st-m-t-l-l-rne-kontrold-totachak-5766416

Комментарийлар