Мәчет капкасыннан ир-ат белән хатын-кыз килеп керделәр.

mechet

Фото: «Мәйдан» журналы архивыннан.

Ир-ат озын буйлы, мәһабәт гәүдәле булса, хатын-кыз, киресенчә, кеп-кечкенә, юп-юка иде. Өстенә җете караңгы зәңгәр төстә плащ кигән, башына, плащына туры китереп, зәңгәр төстәге яулык бәйләгән. Тик нәрсә гаҗәп тоелды тәрәзәдән урамга карап торган хәзрәткә: шул кечкенә хатын, «Без бик дөрес киләбез», дигәндәй ышанычлы адымнар белән алдан атласа, зур гәүдәле ир икеләнгән кыяфәттә теләр-теләмәс кенә аңа ияргән иде. Хатын-кызда анда тәвәккәллек зуррак шул.
Алар мәчетнең пыяла ишегенә килеп җиткәч, туктап, бер-беренә карашып алдылар да, ипләп кенә ишекне ачтылар. Хатын татарчалап сәлам бирде. Аннары кыю атлап (кыю гына түгел, күзгә бәрелерлек матур да икән әле ул) хәзрәт каршына килде:
– Хәзрәт, без хәер бирергә дип кергән идек.
– Бик рәхмәт, узыгыз, утырыгыз.
Тик хатын утырырга ашыкмады, ишек төбендә таптанып торган иргә борылып, сабый бала белән сөйләшкәндәй, әниләрчә кайгыртучанлык белән эндәште:
– Әйдә инде, кил!
Һәм мин сезгә комачауламыйм, рәхәтләнеп сөйләшегез, дигәндәй, үзе гел читкә үк барып утырды.
Хәзер инде хәзрәт ир-атка күз салды. Хатын кебек «яшьнәп» тормаса да, күркәм генә кеше иде бу. Күренеп тора, үз тормышын үзе алып баручы. Әмма карашында ниндидер таркаулык сизелә.
– Тыңлыйм сезне.
– Хатыным төшкә керә, – диде ир. – Бу арада көн саен. Вафатына ике ел булды.
– Рухына дога кылыйк, алайса.
Ир ризалык белдереп баш какты.
Доганы, гадәттәгечә, бик җиренә җиткереп укыды хәзрәт. Бу ир-ат аңардан, һичшиксез, канәгать калырга тиеш иде. Әмма аның яхшы итеп багышлауларын ишеттеме ул, юкмы, һаман күңеле тынычланып бетмәгәндәй утыра бирде.
– Хатыныгызның үлемен бик авыр кичердегезме? – диде хәзрәт, сүзсез калуны килештермичә.
– Ул авариядә үлде. Ә мин… рульдә идем.
– Аңладым инде. Тик үзегезне гаепләргә кирәкмәс. Язмышына шулай язылган булган аның.
Ир-атның йөзендә, кем әйтмешли, «бер бөртек кылы да селкенмәде». Моның ише юату сүзләрен ул, күрәсең, күп тапкырлар ишеткән булгандыр.
– Үлгән артыннан үлеп булмый. Өйләнеп яшәү кирәк, – дип сүзен дәвам итте хәзрәт. Бу фикер белән ир-атларның, гадәттә, барысы да килешә – әмма яңа танышына монысы да ошап җитмәде бугай. Инде сез дә шул турыдамы, дигәндәй, ризасызлык белән урыныннан кузгалды.
Бу вакытта хатын-кыз да торып баскан иде.
– Син чыга тор, – дип эндәште ул ишек катында тукталган ир-атка. Ә үзе аның урынына – хәзрәт каршына килеп утырды да, ир артыннан ишек ябылганын көтеп, беркавым эндәшми торды. Аннары хәзрәткә борылды:
– Ул бит мине ярата, – диде хатын, «мине» сүзенә басым ясап.
Күпне күргән, күпне ишеткән хәзрәт өчен дә көтелмәгәнрәк сүзләр булды бугай бу – аның йөзендә гаҗәпсенү чагылды.
– Ә мин кияүдә, – дип дәвам итте хатын. Моны әйткәндә читенсенеп киткән кебек булды, әмма карашын хәзрәттән алмады.
Хәзрәт исә һаман берни эндәшмәде.
– Нишләтим соң яраткач? – диде хатын, инде аның белән бәхәсләшкәндәй. – Нигә сез бер сүз әйтмисез?
Хәзрәт җавап итеп көлемсерәде. Тик көлемсерәве җылы, мөлаем килеп чыкты. Игътибар белән караган кечкенә соры күзләрендә борчылу катыш аңларга, хәлгә керергә тырышу чагылып китте.
– Ни дип әйтим соң? – диде ул. – Сез бит мин әйтергә тиешле бөтен сүзләрне үзегез дә бик яхшы беләсез.
– Беләм…
– Шулай булгач?..
Хатын беркавым эндәшми торды.
– Бик яшь идек шул әле без ул вакытта, – дип сөйләп китте ул кинәт. – Без бергә эшләдек. Ничектер якынаеп киттек инде. Үзем дә белмим. Минем ирдән дә, гаилә тормышыннан да җан суынган вакыт иде ул. Тик бер башлагач… аерылышу бик кыен була икән. Аның хатынының да, минем ирнең дә сизенгән, шикләнгән чаклары булды, ләкин… безнең мөнәсәбәтләр беркайчан да бетеп җитмәде.
– Нигә аерылып, никах укытып яшәү турында уйламадыгыз соң? – дип кызыксынды хәзрәт.
– Белмим, – диде хатын, – күрәсең, кыюлык җитмәгәндер. Аннары – балалар бар бит. Аныкылар да икәү, минекеләр дә. Ә ул гел әйтә иде: «Без барыбер бергә булырбыз кебек, мин нәрсәдер көтәм әле», – дия иде. Мин дә шулай – нәрсәдер көтеп яшәдем инде… Ләкин юк, юк, хатынына үлем теләмәдем мин аның! Бу хәбәрне ишеткәч тә… ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ул үзе дә авыр хәлдә иде бит. Табиблар исән калмас, дигәннәр иде. Шундый чакта кешене ничек ялгыз калдырасың? Хәзер ул әнә минем бөтенләй күчеп килгәнне көтеп яши. Ә мин… гомер иткән иремне ташлап китә алмыйм. Бәлки, сез миңа берәр киңәш бирерсез?
Нигә дип хәзрәткә шундый сорау бирде икән ул? Никахлы ире була торып, башка бер ир белән очрашып йөргән хатынга хәзрәтнең ни дип әйтәсе билгеле иде бит! Ләкин бу дөньяда гаҗәеп хәлләр дә була икән. Хәзрәт җитдиләнде, әмма күтәрелеп бәрелмәде:
– Миңа андый сораулар бирмәгез әле сез, – диде ул тыныч кына. – Мин дә бит сезнең кебек үк адәм баласы. Сез Аллаһ Тәгаләдән сорагыз. Догалар беләсезме?
– Беләм…
Хатын урамга чыккач, кай таба китәргә белмәгәндәй, беркавым аптырап басып торды. Аның зиһене чуалган иде.
…Ә бит, чыннан да, догалар белә иде хатын. Ничек белмәсен – әбисе гомер буе дин тотты. Балачакның иң истә калган, иң матур күренеше шул – олы якның түрендә ап-ак намазлык өстендә ак яулыгын озынча итеп бәйләгән әбисе саҗдә кылып утыра иде. Әбисе өйрәткәннәр һаман тел очында.
…Ир, машинасына сөялеп, аны көтеп тора иде.
– Бик озак, – дип каршы алды ул аны. – Ә мин чыгып киттем тизрәк. Өйләнү турында сүз башлауга…
– Син догалар беләсеңме? – дип бүлдерде хатын ирне.
– Юк.
– Мин сиңа иртәгә язып алып килермен, яме.
– Хәзер миңа кайтмыйбызмыни?
– Юк, минем бу тирәдә эшләрем бар әле.
Эшләрем бар, дисә дә, хатын парк эченнән җәяүләп кенә туп-туры тукталышка таба китте. Үзен нишләптер бәйсез, ирекле, рәхәт хис итеп атлады да атлады ул. Үзе авыз эченнән бертуктаусыз дога укыды:
«Куль һүвәлләһү әхәде. Аллаһүс – самәдө. Ләм йәлиде үә ләм йүләде. Үә ләм йәкүлләһү күфүән әхәдө…»
Бу илаһи яңгырашлы сүзләрне кабатлаган саен, күңеленә тынычлык иңә баруын тойды. Тынычлык һәм… ниндидер рухи ялгызлык. Хәер, нишләп ялгыз булсын ул? Ялгыз түгел! «Бу азаптан коткарсаң иде син мине. Калган гомеремне тыныч кына яшәп бетерә алсам иде, – дип эндәште хатын зәп-зәңгәр күк йөзе аша еракка төбәлеп, – Йә, Ходаем!»

 

Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Комментарий язарга