Логотип «Мәйдан» журналы

Машинага да “присыпка” кирәк

* Тәгәрмәчләр басымын гел тикшерегез. Әгәр басым нормадан кимрәк, яки артыграк булса, машина ягулыкны күбрәк “ашаячак”.* Двигательдән май саркый дип шикләнсәгез һәм ул урынны таба алмасагыз, түбәндәге...

* Тәгәрмәчләр басымын гел тикшерегез. Әгәр басым нормадан кимрәк, яки артыграк булса, машина ягулыкны күбрәк “ашаячак”.

* Двигательдән май саркый дип шикләнсәгез һәм ул урынны таба алмасагыз, түбәндәге киңәшкә колак салыгыз:
а) Двигательне юып, май ага торган урынга (якынча каян чыгуын белсәгез) балалар өчен “присыпка” сибегез.
б) Машинаны 1-2 минут эшләткәч, карагыз, май саркыган урын күренер.
* Тәрәзә чистарткычлар яхшырак юсын өчен сыеклык салына торган бакка 1-2 тамчы савыт-саба юу чарасы тамызырга кирәк.
* Тоныкланган фараларны теш пастасы ярдәмендә ялтыратып була.
* Машина кузовындагы вак кына сыдырылган эзләрне шундый ук төстәге тырнак лагы белән буярга мөмкин.
 
"Кызыл таң"

Комментарийлар