Логотип «Мәйдан» журналы

Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатлары билгеле

Кичә театр әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе тапшырыды. Премия лауреатлары Камал театрында «Санаулы кичләр» премьерасы алдыннан игълан ителде.Марсель Сәлимҗанов исемендәге р...

Кичә театр әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе тапшырыды. Премия лауреатлары Камал театрында «Санаулы кичләр» премьерасы алдыннан игълан ителде.
Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатлары билгеле
Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Сөембикә” операсында төп партияне башкарган Гөлнора Гатинага, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншага һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә тапшырылды.

  • Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе күренекле режиссер, Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясе һәм Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗановның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2014 елда гамәлгә куелды. Премия ике елга бер мәртәбә өч кешегә бирелә.



  • 2015 елда беренче премиягә күренекле актер Ренат Таҗетдинов, Әтнә театрының легендар оештыручысы Гомәр Мәрданов һәм Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев лаек булган иде.


 
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196580/

Комментарийлар