Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Садыйков Камил Зыятдиновны сәламәтлек саклауны оештыру титаны дип атады

Кичә Казан дәүләт медицина академиясендә бишенче тапкыр сәламәтлек саклауны оештыру көне билгеләп үтелде. Ул талантлы оештыручы, галим Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган. “Камил Зыятдиновны сәламә...

Кичә Казан дәүләт медицина академиясендә бишенче тапкыр сәламәтлек саклауны оештыру көне билгеләп үтелде. Ул талантлы оештыручы, галим Камил Зыятдинов истәлегенә багышланган. “Камил Зыятдиновны сәламәтлек саклау тармагын оештыру титаны дип атар идем”, - диде республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Марат Садыйков Камил Зыятдиновны сәламәтлек саклауны оештыру титаны дип атады
Ул Камил Зыятдиновның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән ил өчен иң авыр чорда – 1994 елдан 2007 елга кадәр җитәкчелек иткәнен искәртте.
“Аның зур казанышы – ул сәламәтлек саклау тармагын саклап кына калмады, хәзерге үсеш юнәлешләренең башында да торды. Балалар кардиохирургиясе дә, онкология хезмәте дә, бала тудыру йортлары да...” – диде министр. Камил Зыятдиновның наркомания, СПИД белән авыручыларны дәвалауга игътибар биргәнен ассызыклады.
Марат Садыйков әйтүенчә, Камил Зыятдинов укыткан кешеләр бүген республика сәламәтлек саклау оешмаларын җитәкли.
“Бердәм сәламәтлек саклауны оештыру көне көн саен үз эш урынында коллективның төгәл һәм җайга салынган эшен тәэмин итүчеләрне берләштерә. Камил Шагарович әйтмешли, теләсә нинди системаның нәтиҗәлелеге аның белән ничек идарә итүгә бәйле”, - ди министр.
Марат Садыйков чыгышында бүген тармакка һөнәри яктан әзерлекле белгечләр кирәклеген ассызыклады.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197022/

Комментарийлар