Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Мухин: "Дилә күптән кияүдә һәм бик бәхетле"

Композитор һәм аранжировщик Марат Мухин инстадусларына үз тормышына кысылмауларын сорап мөрәҗәгать итте.Марат Мухин узган шимбәдә сөйгәне Гөлия белән Нурлатта никах укытты. Аларның фотосын күргәч, күп...



Композитор һәм аранжировщик Марат Мухин инстадусларына үз тормышына кысылмауларын сорап мөрәҗәгать итте.




Марат Мухин узган шимбәдә сөйгәне Гөлия белән Нурлатта никах укытты. Аларның фотосын күргәч, күпләр Дилә Нигъмәтуллина һәм кызлары Сәфинәне кызганды.


Марат Мухин бүген инстадусларына мөрәҗәгать итте. "Кадерле дусларым! Котлауларыгыз, җылы теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә. Безнең никахыбыз гомерлек булсын. Кайбер постлар астында миңа һәм сөйгәнемә карата начар сүзләр әйтелгән комментарийлар күрдем. Бу постны шуңа язам. Кайберәүләр, берни белмәгән килеш, әллә нәрсәләр сөйләүгә кадәр барып җитте.


Без Дилә белән инде бик күптәннән бергә түгел. Һәм ул инде күптән икенче кешедә кияүдә. Аның барысы да бик әйбәт. Диләнең үз тормышы, минем үземнеке. Кызыбыз өчен дә борчылмагыз. Бу - фәкать безгә генә кагыла.


Миңа калса, сезгә минем турыда гайбәт сөйләүдән туктарга кирәк. Әллә ниләр сөйләргә, кешеләрнең башын бутамаска кирәк. Бу гайбәтләрне сөйгәнемә, аның әти-әнисе һәм якыннарына ишетү күңелле түгел. Зинһар өчен, кеше булып калыгыз! Мине аңлагансыздыр дип уйлыйм", - дип язган Марат Мухин.


Маратның бу гамәлен күпләр "Чын ирләрчә сөйгәнен яклый" дип бәяләгән.






 

Комментарийлар