Логотип «Мәйдан» журналы

Марат Әхмәтов: Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе бәясен закон белән чикләү кирәк

Татарстан Премьер министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә кибетләрдә бәяләр арттыру күләмен закон белән чикләргә кирәк...

Татарстан Премьер министры урынбасары –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә кибетләрдә бәяләр арттыру күләмен закон белән чикләргә кирәк дип саный. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Марат Әхмәтов: Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе бәясен закон белән чикләү кирәк
Министр бүген Уфада Башкортостанда Татарстан көннәре кысаларында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча оештырылган түгәрәк өстәләдә катнашты, анда БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов, ике республикадан да фәнни учреждениеләр һәм эре авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре вәкилләре катнашты.

Марат Әхмәтов шулай ук түгәрәк өстәлдә катнашучыларны Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе үзенчәлекләре белән таныштырды. Җайга салынган эшлекле багланышларны, ике арадагы хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен сатудагы кынлыкларга тукталды.
"Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә кибетләрдә бәяләр арттыруны закон белән чикләргә кирәк. Мәсәлән, эре сәүдә челтәрләрендә икмәккә, яшелчәләргә бәяләр 100 процент һәм анна да күбрәк арттырып куела. Мондый очракта төп табышны ритейлер алалар, ә җитештерүчеләр түгел, ә бит соңгылары моңа күп көч түгәләр һәм дәүләт дәрәҗәсендә иң мөһим эшне башкаралар", - диде ул.
Ул  авыл хуҗалыгы җитештерүендә климат хәвеф-хәтәрләре дә, бәяләр тирбәлеше дә бик якланмаганын әйтте. "Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тотрыклы эшләве һәм аны үстерү өчен продукциягә дәүләт тарафыннан гарантияләнгән сатып алу бәяләрен - "минималь сатып алу бәяләрен" - закон белән беркетергә кирәк, дип ассызыклады”, - Марат Әхмәтов. Башкортостан ягыннан бу позиция хупланды.
Түгәрәк өстәл барышында Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы буенча «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ филиаллары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр, шулай ук ТАТНИИСХ һәм БАШНИИСХ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184799/

Комментарийлар