Логотип «Мәйдан» журналы

Хөкем

Җил җитезлеге белән очкан машина, урман кырыена җиткәч, шып итеп туктап калды.

Җил җитезлеге белән очкан машина, урман кырыена җиткәч, шып итеп туктап калды. Машинадан чыккан тәбәнәгрәк буйлы калын гәүдәле ир-ат куллары артка каерып бәйләнгән егетне этә-төртә агачлар ешлыгына өстерәде. Йончыган карашлы егет күз карашын әйләнә-тирәгә йөгеретеп чыкты да, үзенә ярдәм итәрдәй бер җан иясен дә тапмагач, карусыз алга атлады.
– Тизрәк кымшан, – дип теш арасыннан чыккан тавыш белән әмер бирде аңа ир-ат.
– Мансур абый, зинһар, җибәрегез мине! Кичерегез... – дип ялвара башлады егет кинәт җиргә тезләнеп.
– Тор, мескенләнмә. Миңа синең гафу үтенүең кирәк түгел, Марат...
Урман эченә шактый кергәч, ир, туктап, кесәсеннән богаулар чыгарды һәм тирә-ягына каранып нидер эзли башлады.
– Әнә шунда таба атла, – диде ул, Маратка каршыдагы каен агачына күрсәтеп. – Серләреңне агач белән бүлешерсең, – һәм, озак көтеп тормастан, егетне өстерәп барып, агачны кочарга мәҗбүр итте дә кулларына богау салды.
– Мансур абый! Син... мине.. үтерәсеңме? – диде Марат куркуыннан тотлыгып.
Ир дәшмәде.
– Мин... гафу итегез мине, Мансур абый. Үтенеп сорыйм... Әти сезгә күпме кирәк, шул кадәр акча бирер. Үтермәгез генә...
– Сабый бала сыман шыңшыма миңа, кабәхәт.
– Үтермәгез мине! Кызганыгыз...
– Ә син... теге вакытта... Нишләп кызганмадың соң Рамилне, ә?! Нишләп үз гомерең өчен генә калтыранып төштең? Синең кебек кешеләргә... бәндәләргә... якты дөньяда урын юк!..
Мансур, тәмәкесен кабызып, читкәрәк китеп утырды. Күз алдыннан инде елдан артык элек булган вакыйгалар китмәде. Ерактан, агачлар артыннан улы Рамил елмаеп карап тора сыман иде аңа. Әйтерсең лә ул исән... Әйтерсең берни дә булмаган...
Әйе, бер ел элек булган вакыйга Мансурның тормышын астын-өскә китерде. Киләчәккә булган бөтен планнарын мизгел эчендә сызып ташлады.
... Гадәти кышкы салкын кич иде ул. Ирнең күңеле бернинди хәвеф-хәтәр сизенмәде. Спорт секциясендәге улына шалтыратып кайчан кайтасын белеште. Тик «бер сәгатьтән кайтам» дигән Рамил тиешле вакытта ишектән кермәде. Кичке аш әзерләп йөргән хатыны бочыла башлады. «Нишләптер трубкасын алмый. Әллә карап керәсеңме, Мансур», – дип иренә эндәште ул. Институтның икенче курсында укып йөргән егетне нәни бала артыннан йөргән кебек тикшерү килешмәсә дә, хатынын тынычландыру өчен Мансур киенә башлады.
Тукталышка таба атлаганда, ниндидер кычкырган тавышлар ишетте ир. Якынрак килсә, ни күрсен, ике егет кемнедер типкәли-типкәли кыйнап маташа. Нидер уйлап өлгергәнче, Мансурның аяклары шунда очты. Тукталышка килеп җиткәч ачылган күренештән ирнең күз аллары караңгыланды. Җирдә бәргәләнеп ятучы егет – аның улы Рамил иде. Әлегә кадәр бик батыр кыланган егетләр, Мансурны күрүгә, төрле якка сибелеште. Рамил тәмам кан эчендә ята иде.
Мансур аның янәшәсенә утырып, башын тезенә салды. Икенче кулы белән телефоннан ашыгыч ярдәм номерын җыйды.
Тик килеп өлгерә алмады алар. Шактый тиз килеп җитсәләр дә, ярдәм итәргә өлгерми калдылар... Рамил әтисенә карап, елмаерга тырышкандай, бер ыңгырашты да, җан бирде. Чарасызлыктан һавага текәлгән күзләре «Ни өчен?» дигәндәй ачык калды. Җанны өшетерлек курку һәм салкынлык бөркелә иде улының карашыннан...
Шул көннән соң Мансур өчен яшәүнең яме бетте. Хәер, яшәү дип атап та булмый иде инде моны. Бары тик җан асрады ул. Мөмкин булса, улы янына гына кереп ятыр иде. Тик бер максат кына яшәтә иде аны әлеге көнгә кадәр. Улын үтерүчеләрне җәзага тарту. Якын кешеңнең үлеме белән беркайчан да килешеп булмый торгандыр инде ул. Үлемнең һәркайсы үкенечле. Тик әгәр үлем авыру яки фаҗига нәтиҗәсендә килсә, язмышың белән килешергә генә кала. Ә монда бер сәбәпсезгә гөнаһсыз җанны кыйдылар...
Үтерүчеләрнең берсе – Рамилнең төркемдәше Марат иде. Рамил аны үзенең дустына санап йөрде. Суд ике егетнең берсен – җиде, икенчесен өч елга хөкем итте. Кеше үтерү өчен өч ел. Маратның әтисе югары урында эшләгәнне Мансур соңрак кына белде. Бер елдан исә өч елга утырган Маратның «үрнәк тәртибе өчен» иреккә чыгуы ишетелде. Моңа инде Мансур түзеп тора алмады. Суд хәл итә алмаган хөкемне ул үзе чыгарырга булды. «Үлем өчен үлем! Башка җәза була алмый!»
Улының соңгы минутлары турында озак уйланды Мансур. Гаеплеләрнең сөйләве буенча алар аны үтерергә җыенмаган, бары тик акча таләп иткәннәр. Бокс белән шөгыльләнүче Рамил исә алар каршында җебеп төшмәгән, һөҗүм итүчеләргә тиешенчә җавап биргән. Ачудан егетләрнең берсе юл кырыенда яткан торбаны кулына алган һәм Рамилгә суккан. Башына тимер торба бәрелүдән хәлсезләнеп егылган Рамилне күреп, ерткычлар шатлыктан аны типкәли башлаганнар. «Ни эшләгәнебезне аңламадык, әзрәк сугышып алабыз дип кенә уйладык», – дип акланды ул вәхшиләр судта. ..
... Маратның ыңгырашкан тавышы ирне уйларынан бүлдерде. «Башлаган эшне тәмамларга кирәк. Синең өчен үч алырга вакыт җитте, улым», – дип эченнән генә уйлады ул һәм егет янына йөгереп диярлек килеп ачу белән тибеп җибәрде.
– Рамилемне менә шулай кыйнадыгызмы, кабәхәт? Үзеңә суккач рәхәтме? Йә, әйт, нигә дәшмисең?!
Марат берни дә җавап бирмәде. Авыртудан сыгылып кына төште. Ялвару, гафу үтенүләрнең файдасыз икәнлеген аңлаган иде инде, күрәмсең.
Тагын берничә тапкыр сукты үтерүчегә ир. Тик вәхшинең җанын алу өчен бик аз иде бу. Мансур җитез адымнар белән машинасына таба атлады. Аннан алдан әзерләп куйган тимер битаны алып килде һәм, тешен кысып, хәзер инде корбан рәвешендә яткан үтерүчегә кизәнде...
Шунда аларның күз карашлары очрашты. Инде кичерүгә өметләнмәгән, үзенең соңгы сулышын монда алачагын сизенгән егетнең күз карашы нәкъ Рамилнеке – аның улыныкы иде. Яшәүдән өмете өзелгән, курку катыш чарасызлык белән сугарылган төпсез караш иде бу. Мансурның кисәк кенә йөрәге чәнчеп куйды. Күктән аңа улы карап тора сыман тоелды. Үтерергә дип кизәнгән кулы һавада асылынып калды...
– Яшә! – диде Мансур, битасын читкә ташлап. – Ир булсаң, монда булган хәлләрне беркемгә дә сөйләмә. Башкача мин сиңа тырнак белән дә кагылмам.
Мансур, кесәсеннән ачкыч чыгарып, егетнең кулларындагы богауны чиште дә, машинасын утырып, арга ыргылды.Үзенең исән калуына һаман да ышанып бетә алмаган Марат, тузан өере астында бөгәрләнеп ятып калды...
 

Лилия ЗАКИРОВА

 

Фото: Abstract фото создан(а) freepik - ru.freepik.com 


 
«Мәйдан» №7, 2022 ел

 

Комментарийлар