Логотип «Мәйдан» журналы

Леонид Рошаль кибеткә перчатка киеп барырга киңәш итте

«Милли медицина палатасы» президенты, доктор Леонид Рошаль коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән махсус режим вакытында кибет һәм башка җәмәгать урыннарына барганда үзеңне ничек тоту...



«Милли медицина палатасы» президенты, доктор Леонид Рошаль коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә кертелгән махсус режим вакытында кибет һәм башка җәмәгать урыннарына барганда үзеңне ничек тотуга кагылышлы берничә киңәш бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.





«Кибеттә арба алган вакытта перчатка киегез. Җәмәгать бәдрәфләрендә, суны агызып җибәргән яки ишекне ачкан вакытта, салфетка яки бәдрәф кәгазе кулланыгыз», — ди Милли медицина палатасы җитәкчесе.

 Рошаль сүзләренчә, кул һәм гаджетларны антисептик белән эшкәртергә, респиратор авыруы билгеләре булган кешеләр белән контактка кермәскә, шулай ук мөмкинлек булганда 1,5-2 метрлы дистанция сакларга һәм исәнләшкән вакытта азрак кочаклашырга һәм үбешергә кирәк.




Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар