Логотип «Мәйдан» журналы

Ләйлә Дәүләтова: " Сине яратуым турында бөтен дөньяга кычкырасым килә"

Шагыйрә, "Адәм белән Һава" тапшыруын алып баручы Ләйлә менә шундый пост язган."Мин гомер буе Синнән качарга тырыштым...Авылга, эшләргә... Очрашмаска сәбәп табылып кына торды. Ләкин язмыш безне барыбер...

Шагыйрә, "Адәм белән Һава" тапшыруын алып баручы Ләйлә менә шундый пост язган.

"Мин гомер буе Синнән качарга тырыштым...
Авылга, эшләргә... Очрашмаска сәбәп табылып кына торды. Ләкин язмыш безне барыбер очраштырды... Кеше сүзенә күз йомып, берничә ел элек мин курыкмыйча Синең кочагына атылдым... Бу таңны без бергә каршыладык... Кайнар, назлы, шаян, юмарт, рәхәт икән Син... Минем урында бер хатын-кыз да Сиңа гашыйк булмыйча түзә алмас иде... Хәзер инде Синең белән очрашуларны сагынып көтеп алам... Шундый ләззәт бүләк иткәнең өчен, Аллаһы Тәгаләм, мең рәхмәт Сиңа. Һәрбер кешегә шундый бәхетне тоярга насыйп булсын, берүк Сине тизрәк якыннарым, Әнием белән таныштырасым килә. Бар дөньяга хәерле иртә теләп, Сине яратуымны бар дөньяга кычкырасым килә!!! Мин яратам сине, диңгез..." дип язган шагыйрә.
"Әй укый башладым дәртләнеп, менә, менә... диеп азагына җиткән идем, ДИҢГЕЗ булып чыкты. Безне жәлләмисең син, Ләйлә", дип язган Зифа Нагаева.
"Ләйлә ханым мәхәббәтен тапкан диңгездә, көчле, чибәр ир-атка гашыйк булган, әмма ул аны әйтергә ояла күрәсең. Оялма, бәхетле булыгыз";
"Ләйләнең йөрәге сөекле кешесе турында уйлаган, ә кулы диңгез турында язган... Икесе бергә кушылып менә шушындый пост килеп чыккан";
"Әй тырышып, тырышып укыйм бит әле. Менә хәзер Дәүләтованың бөтен серләрен беләм дип" кебек комментарийлар калдырган шагыйрәнең инстадуслары.
Күпләр бу постны сөйгән яр турында дип йотлыгып укыган, әмма ахырда диңгез турында икәнен белеп "хәзер еларгамы, көләргәме", дип аптыраганнар.


Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/l-yl-d-l-tova-sine-yaratuymny-bar-d-nyaga-kychkyrasym-kil/

Комментарийлар