Логотип «Мәйдан» журналы

Кыш бабай "дөрес" бүләкләр таратсын!

"Роспотребнадзор" идарәсе бәйрәм алдыннан русиялеләргә Яңа ел бүләкләре сайлау буенча киңәшләр бирде."Бүләк сайлаганда азык-төлек өстәмәләре, консервантлар, гомогеннар булган майлар катнаштырылмаган я...

"Роспотребнадзор" идарәсе бәйрәм алдыннан русиялеләргә Яңа ел бүләкләре сайлау буенча киңәшләр бирде.

"Бүләк сайлаганда азык-төлек өстәмәләре, консервантлар, гомогеннар булган майлар катнаштырылмаган яисә мөмкин кадәр аз кушылган кондитер әйберләренә өстенлек бирергә кирәк", - диелә ведомство сайтында. Шәфталу төше һәм арахисның аллергеннар булуын, аларны балалар рационында куллану киңәш ителмәвен дә искәртәләр. Карамель, алкоголь кушылган кондитер ризыклары да бүләкләр арасында булырга тиеш түгел. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белгечләре шоколад кәнфитләрне сайларга киңәш итә. "Калориядән тыш, шоколадта калий, кальций, магний, фосфор һәм кирәкле биофлавоноид, антиоксидатлар, А, С, Е витаминнары бар. Магний хәтерне яхшырта", – дип билгелиләр идарәдә.
 
https://kiziltan.ru

Комментарийлар