Логотип «Мәйдан» журналы

Квадроциклда узышып, дүрт кеше һәлак булган

Ике кыз һәм ике егет урында ук җан биргән.Екатеринбургта яшьләр квадроциклда узышып, һәлакәт китереп чыгарган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр ите.Башлангыч мәгълүматлар буенча, тар урман юлында и...

Ике кыз һәм ике егет урында ук җан биргән.
Екатеринбургта яшьләр квадроциклда узышып, һәлакәт китереп чыгарган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр ите.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, тар урман юлында ике квадроцикл кара-каршы бәрелешкән. Дүрт кеше - ике кыз һәм ике егет һәлак булган, тагын бер пассажир кыз исән калган, аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлар буенча, мәрхүмнәр барысы да "алтын яшьләр". Берсе - билгеле бизнесмен кызы, диелгән Татар-информ хәбәрендә.

Комментарийлар