Логотип «Мәйдан» журналы

Кухня чүпрәкләрендәге начар исне ничек бетерергә?

Сасы тынчу исне тукымалардагы төрле бактерияләр китереп чыгара. Һәм бу истән котылу өчен гадәти юу гына ярдәм итми.Кухня чүпрәкләрен юар алдыннан ярты сәгать яки бер сәгать уксуслы суда тотарга кирәк....

Сасы тынчу исне тукымалардагы төрле бактерияләр китереп чыгара. Һәм бу истән котылу өчен гадәти юу гына ярдәм итми.

Кухня чүпрәкләрен юар алдыннан ярты сәгать яки бер сәгать уксуслы суда тотарга кирәк. 8-10 литр суга 1 стакан уксус салына. Соңыннан машинада юарга кирәк. Уксус исе ошамый икән, чайкаганда лимон кислотасы өстәргә була.
Зарарлы бактерияләрне бетерү өчен уксуста сүндерелгән сода да кулланырга була. Кер юу машинасының порошок сала торган уемтыгына ¼ стакан сода салырга кирәк. Чайкаганда яртылаш су белән буталган уксус салына.
Кечкенә аш-су салфеткаларын һәм ашъяулыкларын юу өчен тагын бер ысул бар.
Кайвакыт кер порошогын ике тапкыр арттырып салу һәм 40 градустан кайнаррак суда юу да җитәрлек була. Чөнки бактерияләр югары температурада үлеп бетә. Ә кондиционер куллану киңәш ителми, чөнки ул бөтенләй башка ис бирергә мөмкин.
Юылган чүпрәкләрне бик яхшылап киптерергә кирәк. Бигрәк тә саф һавада, яхшы җилләтелә торган балконда, лоджиядә киптерү яхшы булачак.
Идән чүпрәкләре өчен дә алда саналган ысулларны кулланырга була.
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/kukhnya-ch-pr-kl-rend-ge-nachar-isne-nichek-betererg-/

Комментарийлар