Логотип «Мәйдан» журналы

Красноярскида белдерүләр сайтына «Азат хатын» журналларын сатуга куйганнар

Красноярскида белдерүләр сайтына 1980-2000 елларда дөнья күргән «Азат хатын», «Сөембикә» журналларын сатуга куйганнар. Сатучы 150 данә журнал өчен өч мең сум сорый.Белдерү 11 гыйнварда эленгән. 25 гый...

Красноярскида белдерүләр сайтына 1980-2000 елларда дөнья күргән «Азат хатын», «Сөембикә» журналларын сатуга куйганнар. Сатучы 150 данә журнал өчен өч мең сум сорый.

Белдерү 11 гыйнварда эленгән. 25 гыйнварга аны 398 кеше караган.
Казаннан 3300 километр читтә урнашкан шәһәрдә иске татар журналлары сатылуы кызыксыну уятты. «Татар-информ» хәбәрчесе сатучы белән элемтәгә чыкты. Телефонны ир-ат алды. Ул исемен, журналлар аңа каян килгәнен әйтергә теләмәде, хәтта татарча исәнләшкәнне аңламады.
«Телефон номерына беркетелгән счетка өч мең сум күчерегез дә, адресыгызны языгыз. Китереп бирербез, яисә посылка итеп җибәрербез. Болай гына кызыксынучылар белән сөйләшергә теләмим», — диде дә, элемтәне өзде журналлар сатучы ир-ат.
 

Автор: Рифат Каюмов


Фото: www.avito.ru


Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-01-2022/krasnoyarskida-belder-l-r-saytyna-azat-hatyn-zhurnallaryn-satuga-kuygannar-5847961

 
 

Комментарийлар